Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авылында бер ир-ат хатын-кызны кыйнаган

Базарлы Матак авылындагы бер йорт подъездында ир-ат һәм хатын-кыз сүзгә килә. Исерек хәлдәге хөкем ителүче, кызып китеп, зыян күрүчегә аягы белән типкәли. Һәм ул моны белә торып эшли.

Моңардан хатын-кыз каты авырту кичерә, аның сәламәтлегенә зыян килә. Шуны әйтергә кирәк: ир-атның моңарчы да административ җәзага тартылганы була.

Мәхкәмә, хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексының 116.1 нче маддәсе, 1 нче бүлеге буенча (шундый ук гамәл кылган өчен административ җәзага тартылганы булган затның физик авырту тудырып кыйнавы, әмма гамәлдәге Кодексның 115 нче маддәсендә каралганча зыян китерелми һәм 116 нчы маддәдә күрсәтелгән җинаять билгеләре булмый) җинаять кылуда гаепле дип табып, аңа 160 сәгать мәҗбүри эш төрендәге җәзаны билгели. 

Мәхкәмәнең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев