Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урамы автотранспорт өчен бер яклы хәрәкәтле итеп калдырылды

Базарлы Матакның Октябрьнең 60 еллыгы урамы автотранспорт өчен бер яклы хәрәкәтле итеп калдырылды.


Әлеге урамның ике башына да мәгълүмат бирә торган юл кырые билгеләре урнаштырылган. Әйтик, автовокзал башында, урам юлы бер якка хәрәкәтле дигән билге торса, икенче башына – транспорт өчен хәрәкәт юк дигән билге (“кирпеч”) куелган.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов урам юлының трансопрт чаралары өчен бер яклы булып калдыруын болай аңлатты:

-Октябрьнең 60 еллыгы урамына җәяүлеләр өчен тротуар төзегәч, автомобильләргә кара-каршы хәрәкәт итү кыенлашты. Ә бит бу урамнан мәктәпкә укучылар, балалар бакчасына сабыйлар күп йөри. Урамда куркынычсыз хәрәкәт итүне булдыру өчен транспорт чараларына бер якка гына йөрү рөхсәт ителә торган карар кабул ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев