Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Базарлы Матак урта гомумбелем бирү мәктәбе колллективы концерты куйды

Октябрь ахырында район мәдәният йортында Базарлы Матак урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучыларының концерты булды. Концерт Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде.

 
Базарлы Матак урта мәктәбе әзерләгән концертны әлкилеләр һәрвакыт яратып карый. Тамашачылар залы халык белән тулган иде. Концертта башкарылган җырларның күбесе Ватанга мәхәббәт белән сугарылып, Россия халыклары мәдәниятен чагылдырды. Заманча биюләр, шулай ук вальс та тамашачылар күңеленә хуш килде, алар күптән таныш булган сәләтле укытучылар башкаруындагы җырларны яратып тыңлады. 
Һәр концертта да диярлек беренче мәктәп укытучылары бар коллективлары белән катнаша.  Бу юлы да тамаша укытучыларның зур квинтеты һәм балалар биюе белән башланды. Тамашачылар концертны бик тә оста алып барган Базарлы Матак директоры Луиза Габдрахманова һәм укытучы Эльвира Зәйнуллина, Вил Хафизовны көчле алкышларга күмде. Милли биюләр, “Базар” тамашасы, “Рус әбиләре”ннән сәхнәләштерелгән күренеш концерт бизәге булдылар.
Кайчандыр Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаган артистлар кайтуы тамашачылар һәм чыгыш ясаучыларның үзләре өчен дә чын бүләк булды. 
Шулай итеп, сәхнәдә Максут Юлдашев, Илфат Кыямов, Марат Фәттахов, Рәсим Мәрдиевлар чыгыш ясады. 
Алар мәктәп директоры Луиза Заһид кызына, музыка укытучысы Фаина Газиз кызына рәхмәтләрен белдерде. 
–     Миндә иҗади сәләтне күреп алганыгыз өчен, Фаина Газизовна, сезгә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Һәрвакыт ярдәм иткәнегез, безнең үсешкә үз өлешегезне керткәнегез өчен, Луиза Заһидулловна, Сезгә рәхмәт. Валентина Семеновна, игътибарлы һәм ярдәмчел булдыгыз, зур рәхмәт. Әлеге матур кичәгә чакырдыгыз, моңа күңел сөенә. Тормыштагы һәр мизгелнең кадерен белегез, – диде Максут Юлдашев. 
Өч сәгатькә якын сузылган концерт сизелмичә дә үтеп китте. 
Жюри әгъзалары мәктәп коллективы чыгышын эчтәлекле һәм бик бай дип бәяләде, яхшы әзерләнүләрен ассызыклады. Ә тамашачыларның һәр чыгышны көчле алкышларга күмүе, билгеле, иң зур бәя булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев