Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбе базасында “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы үтте

20 апрельдә Базарлы Матак урта мәктәбе базасында “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы үтте.


“Аҗаган 2.0”  “Беренчеләр хәрәкәте”  оештырды. Анда катнашучылар башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләре һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ала. 

Әлеге чарада урта яшьтәге һәм югары сыйныф укучылары катнашты. Уеннар белем бирү һәм спорт чараларыннан тора. Ул укучыларга үзләрен күрсәтү, гомуми эшне бергә башкару, уртак җиңү өчен дисциплинаны саклау кирәклегенә тирәнтен төшенергә ярдәм итә. 
Яшь ватанпәрвәрләрне чара башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде. Ул укучыларга үз Ватаныңны яратырга кирәклеген ассызыклап, мәктәп тормышында, җәмгыять эшләрендә актив, беренче, әйдәман булырга тырышуны теләде. 

Оештыручылар әйтеп үткәнчә, мондый уеннар мәктәп укучыларының физик әзерлеген яхшыртырга ярдәм итә, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе уята. “Аҗаган”да катнашучылар интеллектуаль бәйгеләр һәм тарих буенча тестларны да кертеп, берничә сынауны үттеләр. Бу арттарак калган командаларга тиешле балларны җыю мөмкинлеге бирде. Уен программасына тактик медицина һәм гомуми физик әзерлеккә багышланган этаплар да кертелгән иде. 

Уенда җиңү өчен 12 команда ярышты. Зурлар арасында җиңүче дип Базарлы Матак урта мәктәбенең яшь армиячеләре табылды, 2 нче урынны – Чуаш Борнае мәктәбе, 3 нче урынны Түбән Әлки мәктәбе яулады. Уртача яшьтәгеләр арасында беренчелекне Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең Дмитрий Чуманов исемендәге отряды алса, 2 нче урын Базарлы Матак мәктәбенең “Оркестр-2” командасына бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев