Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбендә мобилизацияләнгән Зиннур Гайнетдинов һәм Иван Туров белән очрашу булды

Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән әлкилеләр белән очрашу күркәм гадәткә әйләнеп бара.

 Безнең ир-егетләребез Ватаныбыз кызыксынуларын намус белән үти. Хәзер алар, якыннарын күрү өчен, кыска вакытлы ялга кайта башлады. Шулай ук алар яшь, үсеп килүче буын белән очрашуга да вакыт табарга тырышалар. 


12 апрельдә Базарлы Матак урта мәктәбендә мобилизацияләнгән Зиннур Гайнетдинов һәм Иван Туров белән очрашу булды. Мәктәп коллективы аларны җылы, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды. Зиннур күптән түгел, 2016 елда гына мәктәпне тәмамлаган бит. Аннары Лаеш техникумына укырга кергән. 2021 елның 18 февралендә үз теләге белән армиягә килешү белән хезмәт итәргә киткән. Аны махсус хәрби операция игълан ителүнең беренче көннәрендә үк  Украинага җибәрәләр. Танк дивизиясендә хезмәт итә, ефрейтор, сугыш машинанасы командиры урынбасары ул. 


Иван Туров – Хлебодаровка мәктәбе укучысы. 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чистай техникумына укырга кергән. Кавказда чик буе сакчысы булып хезмәт иткән, Абхазия һәм Карай-Черкас чикләрен саклаган. Өлешчә мобилизация кысаларында янә хәрби хезмәткә чакырылган. Аның хатыны һәм өч баласы бар. 


–     Без элекке укучыларыбыз белән горурланабыз. Шундый кыю, көчле, тәвәккәл булуыгыз өчен, безгә үрнәк сез, – диде мәктәп директоры Луиза Габдрахманова, кунакларны каршы алганда. 


Укучылар сугышчыларга ватанпәрвәрлек һәм горурлык белән сугарылган концерт номерларын күрсәтте. 


–     Мондый очрашулар безне тагын да зур батырлыкларга рухландыра, – ди Зиннур. 


Шуны әйтергә кирәк: һәлак булычы дип саналган егет ул. 


–     Әлеге хәл хәрби операция башланган көннәрдә булды. Без Украина территориясендә идек, туган ил белән элемтә әле булдырылмаган иде.  Якынча бер айдан мине Россиягә хәрби техника артыннан юлладылар. Анда мине безнең район хәрбие каршы алды һәм “Сине өйдә һәлак булган, дип саныйлар”, – диде. Мин шундук туганнарыма шалтыратып, исән икәнлегемне хәбәр иттем, – дип сөйләде ул үзе бу хакта. 


Иван Туров мәктәптә алынган белемнәрнең бик тә кирәк булуы турында ассызыклады һәм укучыларга яхшы укырга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды. 


Сугышчылар шулай ук фронтта өйдән яхшы хәбәрләр алу, якташларының  җылы сүзләрен ишетү, укучылардан хатлар килеп ирешү зур шатлык икәнлеген дә сөйләделәр. Даими  җибәрелгән гуманитар ярдәм өчен дә рәхмәтләрен җиткерделәр. 


Луиза Заһидулла кызы районыбызның бер хәрбие фронтта алган хатны да укыды. Аны Базарлы Матак мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы язган булган. Мәктәпкә язган җавап хатын сугышчы: “Без, һичшиксез, җиңәчәкбез!” дип төгәлләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев