Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбен быел 29 егет һәм кыз тәмамлый

Майның салкын булуына гафу үтенептерме, якты кояш та ап-ак гольфалар кигән кызларны, күбәләк-галстук таккан егетләрне иркәләп, берничә сәгатькә болыт астыннан күренде.

 
24 майда Базарлы Матак урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаучы 55 һәм унберенче сыйныфны бетергән 29 укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау авазы яңгырады. Балалары күп еллар белем алган мәктәп белән хушлашырга дип әти-әниләр, әби-бабайлар, хәтта аларның туганнары да килгән иде. 

 

Фоторепортаж


Күңелләрне кузгатырлык музыка астында мәктәп баскычыннан җилкәләренә купшы тасмалар элгән егетләр һәм кызлар күтәрелде. Тантаналы линейканы башларга вакыт. Күптәнге гадәт буенча аны мәктәп директоры, республиканың атказанган мәгариф хезмәткәре Луиза Абдрахманова ачып җибәрде.
–Бүген кабатланмас бәйрәм. Мәктәп кыңгыравы сезнең өчен уку чоры тәмамлануын, дәресләрдән, биремнәр һәм аларга җаваплардан торган озын марафонның төгәлләнүен хәбәр итеп чылтырый. Сезгә уңыш юлдаш булсын! Без сезгә ышанабыз,–диде районның иң зур мәгариф учреждениесе җитәкчесе.
Укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен котларга дип мәктәпкә район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Васяйчева һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Захарова килгән иделәр. Алар яшьләргә җылы теләкләрен җиткерделәр. Иң актив укучыларга район башкарма комитетының, полиция бүлекчәсенең һәм мәгариф идарәсенең бүләкләрен тапшырдылар. Спортта зур казанышлары өчен унберенче сыйныф укучылары Ильяс Садыйков, Ранил Әхмәтҗанов, Руслан Серягин, Марсель Гамбаровлар район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатларына ия булдылар. Моның өстенә “Мәктәп волейбол лигасы” уеннары финалында уңышлы чыгыш ясаган волейболчы егетләр командасын да алкышлап мактадылар. Спорт ярышларының күптәнге коментаторы буларак, физкультура укытучысы Гөлчәчәк Камалова яшь спортчыларның һәркайсының исемнәрен атады. 
Шуннан соң мәктәп алдындагы мәйданга чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре чыкты. Алар вальс биеделәр, җырладылар, мәктәпләре турында шигырьләр сөйләделәр. 
Демидовка авылыннан килеп укучы Алексей Мизюковның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Алексей үзен өйләренә килеп укыткан мөгаллимнәренә чын күңеленнән рәхмәт әйтте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән бу егет шушы мәктәптә алган белемнәрнең киләчәктә үзе өчен кирәк булачагына ышана. 
Быелгы соңгы кыңгырау бәйрәмендә татарча җыр һәм шигырьләр яңгыравы сөендерде. Камилла Гайнуллина һәм Рәдиф Билалов дуэты башкарган “Кыңгырау” җыры беркемне дә битараф калдырмады. Ә ахырдан яңгыраган “Хушлашу” җырына күп кенә ата-аналар да кушылды. Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте – мәктәп йортында уку елының соңгы кыңгыравы чылтырады. Кыңгырауны быел чыгарылыш сыйныф укучылары Ильяс Садыйков, Ранил Әхмәтҗанов һәм беренче сыйныфта укучылар Амелия Шәйхетдинова белән Дарья Сорина яңгыраттылар. 

 

 

Любовь Кирсанова, пенсионер:
–Оныклар үз балаларыңнан да якынрак икән. Бүген мин бирегә оныгым Тимурның мәктәп белән хушлашу тантанасын уртаклашырга дип килдем. Тимур бик тыныч, акыллы, йомшак күңелле һәм ярдәмчел бала. Әйе, минем өчен ул һәрчак бала булачак. Оныгым киләчәген тарих белән бәйләргә тели. Тормышында барысы да яхшы булсын. Бәйрәм тантанасына килгәндә аны бик матур итеп, күңел биреп әзерләнгәннәр. Яшермим, күңелем тулып елап та алдым... 

Раил Әхмәтҗанов, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогы диспетчеры:
–Олы улыбыз мәктәпне тәмамлый. Алда – җитди сынаулар. Бүген аны бөтен халык алдында мактауларына шатландым. Улым белән горурланам. Балаларның барысына да имтиханнарга әзерләнгәндә, аларны тапшырганда ныклык һәм түземлек телим. Кешенең бәхете – аның тырышлыгында, үҗәтлегендә. Бары ялкауланмаска гына кирәк.

Аэлита Гыйниятуллина, Базарлы Матак хастаханәсе табибы:
–Бүген кыңгырау минем игезәк кызларым өчен соңгы тапкыр шылтырады. Алар белән аерылу бик авыр булыр миңа. Кызларым белән горурланам. Алар мөстәкыйльләр, акыллылар, бик активлар.  Балаларым укыган шушы 11 елда алар адресына бер генә начар сүз дә ишетмәдем, киресенчә, кызларым гел макталып килде. Балаларым ансат булмаган юл сайладылар – медицина хезмәткәрләре булырга телиләр. Камилла – табиблыкка, Сабина фельдшерлыкка укырга керәчәк. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә. Ә укытучыларга безнең балаларны олы юлга  ныклы белемнәр биреп озатканнары өчен рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев