Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның Үзәк паркында Нәүрүз бәйрәме оештырдылар

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Базарлы Матакның Үзәк паркында авыл урта мәктәбе укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме оештырдылар.

Нәүрүз – төрки халыкларның борынгы бәйрәме, ул язын көн белән төн тигезләшкәч билгеләп үтелә. Борынгы гадәт буенча бу көнне һәркемнең күңеленә игелеклелек хисе иңә. Бәйрәм халыкларны берләштерә, аларны шәфкатьлелеккә өнди. Төрки халыклар нәкъ менә шул көннән яңа ел башлана дип исәпләгәннәр.

Парк сәхнәсендә бәйрәм тарихы турында тамаша күрсәтелде. Балалар янына кунакка Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә килде. Укучылар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырылды. Соңыннан балаларны тары һәм карабодайдан пешерелгән тәмле ботка, кайнар чәй, тәм-том белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев