Базарлы Матакның Үзәк ял паркында ике төзүчеләр бригадасы эшли.
Яңалыклар

Базарлы Матакның Үзәк ял паркында ике төзүчеләр бригадасы эшли.

  Алексеевск бистәсеннән килгән “Стройдорсервис” эшчеләре иске брусчатканы сүтеп, яңасын җәю өчен нигез әзерлиләр.

 Казаннан – "Фонтансети” җәмгыяте бригадасы булачак фонтанга тиешле коммуникацияләр сала. Хәзер алар насосо өчен урын әзерли, аннары сулы коедан җир асты магистрале, электр щитогыннан кабель сузачаклар. Коммуналь хезмәтләр парктан җыелган төзелеш чүп-чарын чыгарып тора.


Нет комментариев