Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназиядән алып Көнчыгыш урамына кадәр җәяүлеләр юлы төзелә.
Юлны “Алексеевскдорстрой” участогы сала. Аның озынлыгы 674 метр тәшкил итәчәк, җәяүлеләр сукмагыннан 5 урам халкы файдалана алачак.
Әлеге җәяүлеләр юлын төзү мәсьәләсе халык җыенында күтәрелгән иде. Нәтиҗәдә район юл фонды средстволарына шушы җәяүлеләр юлын төзүне агымдагы ел планына керттеләр.
Хәзерге вакытта төзүчеләр тротуарның юл полотносын күтәрү белән шөгыльләнәләр.
Нет комментариев