Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче бер ханымны 150 сумга алдаганнар

Базарлы Матакта яшәүче бер ханымга: “Без банктан”, – дип шалтыратканнар һәм кредит алып алар әйткән счетка акчаны күчерүен сораганнар.

Ханым мошенникларга ышанып, 150 мең сум кредит алып, тегеләр әйткәнне үтәгән. Бу хәлдән соң, үзенең ялганчылар кулына эләгүен табып, тизрәк район эчке эшләр бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән.


Полиция хезмәткәрләре әлеге факт нигезендә җинаять эше кузгалтканнар. Әмма андый электрон юл белән алдаучыларны тоту бик авыр, диләр. Алар кабаттан халыкка банктан дип шалтыратучыларга ышанмаска, алар таләбен үтәргә ашыкмаска киңәш итәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев