Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Флюра Галимова сугыш чорындагы хатны кадерләп саклый

Редакциябезгә әбунәчебез – Базарлы Матакта яшәп, озак еллар районның авыл хуҗалыгы көллиятендә студентларга белем бирүче Флюра апа Галимова керде.

Ул безгә район газетасының 1942 елның 21 гыйнварында басылган санын алып килгән. Бу елларда газета “Колхоз, алга” дип аталган. 
Газетаны аның әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким абый Садыйков документлары янына кадерләп җыеп куйган. Ул вафат булгач, кәгазьләр Флюра апага күчкән. 

–     2002 елдан бирле бу газета әтинең документлары белән миндә саклана. Анда сугышның иң кызган чорында – канлы бәрелешләр вакытында фронттан килгән хат басылган. Аны Камка авылында яшәүче, безнең кода бабабыз Кирам абый Низамов юллаган. Сугышның башыннан ук фронтка алынса да, аңа әйләнеп кайту насыйп булды. Ул хатны укысаң, бабайларыбызның нинди явыз дошман белән көрәшүләрен аңлыйсың, – диде ул, тарихи ядкарьне безгә тапшырып. 

Без хатны тулысы белән сезгә тәкъдим итәргә булдык.

“Кадерле иптәшем Хәдичәгә һәм сөекле кызларым Зөлфруй белән Әлфиягә иптәшегез һәм әтиегез Кираметдиннән кызылармеецларча ялкынлы сәлам тапшырам. Шулай ук әти белән әнигә, абыйларга һәм барлык колхозчыларга миннән сәлам әйтегез. 
Үзем хәзергә исән-сау калам. Дошман белән каты сугышларны дәвам итәбез. Немецлар бик күп коралларын һәм үлгән кешеләрен калдырып чигенә. Без аларны бик күп авыл һәм шәһәрләрдән куып чыгардык инде. Хәзер Орел шәһәренә якынлашабыз. 
Үзләре хөкем сөргән вакытта, немецларның халыкка карата булган ерткычлыкларын язып бетерерлек кенә түгел. Алар колхозчыларның барлык терлекләрен, кием-салымнарын, актык сынык икмәкләрен, хәтта савыт-сабаларына кадәр талап алганнар, үзләрен ерткычларча җәзалаганнар, хатын-кызларны мәсхәрәләгәннәр, балаларны, яшүсмерләрне һәм картларны рәхимсез рәвештә кыйнаганнар, борыннарын, колакларын, бармакларын, хатын-кызларның күкрәкләрен кисеп алганнар, тәннәрен ерткалап бетергәннәр һәм соңыннан атып үтергәннәр яки асканнар. Крестьяннарның өйләрен ут төртеп яндырганнар. 
Авылга барып керү белән, безне урмандагы киекләр кебек бернәрсәсез калдырылган, ачлыктан, салкыннан һәм кыйналудан җәзаланган хатын-кызлар, балалар һәм картлар каршылый. Алар шатлануларыннан елыйлар һәм үзләре кичергән рәхимсез көннәр турында күз яшьләре белән сөйлиләр. Без аларга ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтәбез. Кием-салым һәм азык белән тәэмин итәбез. 
Менә, туганнар, ул фашистлар дигән этләр халыкны нинди хәлгә төшерү өчен сугыша икән. 
Шуның өчен дә без, аларны юк итү өчен, җан аямыйча көрәшәбез. Сез дә безгә ярдәм итегез. Фронт өчен хәлдән килгән ярдәмне кызганмагыз. Оборона фонды өчен кирәк булганнарның барын да бирегез, тик фашистлар гына бетсен, аннан соң барысы да булыр. Мин дөньяда фашисттан да начаррак бер кеше дә, хәтта бернинди ерткыч та булырга мөмкин түгеллеген үзем күреп ышандым. Шуңа күрә аларны бетерү өчен, үз балаларымның фашист кул астына калып җәзаланмаулары өчен, бар көчем белән сугышам. 
Ярый хушыгыз. Минем өчен кайгырмагыз. Безнең өс-баш яхшы, тамак тук. 
Тизрәк дошманны җиңеп, өйгә кайтуны теләгез. 
Сәлам белән – иптәшең Кирам”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев