Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Владимир Тихонов 40 елдан ар­тык бер урында хезмәт куя

Оешма-учреждениеләрдә шундый кешеләр була: хезмәтләре күзгә күренмәслек гади генә. Әмма әгәр дә ул үз бурыч­ларын үтәми икән, эш тук­талып та кала.

Сүзем по­чта хезмәте йөртүчесе ту­рында. Базарлы Матакта яшәүче Владимир Тихонов нәкъ шул вазифаны баш­кара. Ул Алексеевскиның почта бүлегеннән бар мат­бугатны, хатларны, халык илнең төрле почмакларын­нан сораткан кирәк-яракны алып кайта, аларны рай­он бүлекләренә тарата. Һәм менә бу эшне ул 40 елдан ар­тык башкара.

Гадәткә кергән инде...

 

Без, әңгәмә кору өчен, Вла­димир Геннадьевич белән иртәнге сәгать 9ларда очра­шуыбызга карамастан, ул Алек­сеевск почта бүлегеннән бар товарны алып кайтырга һәм, иртәнге чәй өчен өенә сугы­лып, кабат эш урынына килергә өлгергән иде инде.

 

– .Әйе, күрше районга иртәнге сәгать дүрттә китеп, әйләнеп кайттык инде. Хәзер авылларга кузгалабыз, – диде ул, бу – гадәти хәл, дигәндәй итеп.

Әйтергә кирәк: бу эш ат­нага бер дә, ике дә түгел, ә якшәмбедән тыш, һәр көнне кабатлана. Һәм гомер буе дип әйтерлек дәвам итүгә карама­стан, ардырмаган да, туйдыр­маган да. Үзе мондый сүзләргә каршы ул: “Гадәткә кергән инде, бер авырлыгы да юк”, – дип, бер җөмлә белән генә җавап бирде.

 

“Ашыкмаска: өлгерербез”

 

Бүгенге көн хезмәткәрләре, яшьләр хезмәт урынын җиңел алмаштыра: берәр як ошап җитми икән, озын-озак уйлап тормый: шундук башкасын эзли. Әмма өлкәнрәк буын: “Яхшы кеше ул бер урында эшли. Һаман саен яңа оешма­ га күчүченең тормышының бер ягында да тотрыклылык юк”, – дип, кешенең холкына кара­та да бәясен биреп куя. Бәлки, алар сүзләрендә хаклык та бар­дыр. Чөнки күп авырлыклар­ны, аңлашылмаучанлыкларны үткәрә белү өчен, беренчедән, хезмәтеңне ярату, икенчедән, чыннан да, зур сабырлык со­раладыр. Менә шуларның ба­рысы хакында да уйланып, әңгәмәдәшемә:

 

–.Ничек бер урында гомер буе эшләп була? – дигән сора­вымны бирдем.

 

–.Мәктәпне тәмамлауга, Ба­зарлы Матакның “Актай” кол­хозына тракторчы булып эшкә урнаштым. Шунда йөртүче бу­лып укып та йөрдем, – дип сүзен ерактан башлады ул. – Аннары – армия хезмәте. Кайткач, вете­ринария берләшмәсенә эшкә урнаштым. Шунда күршем: “По­чта бүлегенә йөртүче кирәк, бармыйсыңмы? – диде. Мин ри­залаштым. 1983 ел иде ул. Шун­нан бирле мин – бу хезмәттә.

Узган гасырның 80 нче ел­ларыннан соң бүгенге көнгә кадәрге үзгәрешләрне исәпкә алсак, җир белән күк ара­сы дигән сүзтезмә белә генә аңлатып буладыр. Зур үсеш юл­ларга да кыгала. Хәзер авыллар­га да асфальт түшәлгән табадай юллардан барабыз. Шул ук ва­кытта бу уңайлылыкта хәрәкәт итүнең куркынычы да артты. Чөнки берсе артыннан икенче­се җилдергән машиналарның исәбе-хисабы да юк. Владимир Геннадьевич та шулар турында сөйләде:

 

–.Элек юллар юк иде. Җәйге- көзге яңгырда, кышкы карларда батып калган вакытлар күп бул­ды инде ул. Әмма кирәк урын­га барып җиттем. Колхозларда тракторлар бар. Берәр йөртүче очрый икән, һичшиксез, булы­ша. Азапланасың, йөдисең, әмма тиешле урынга барасың. Соңрак булса да, кирәклесен илтеп тапшырасың. Ә хәзер юллар яхшы. Әмма машина йөртүчеләр дә күбәйде. Ба зарлы Матакны гына алыйк, машинасыз кеше хәзер сирәктер. Йөртүчеләрнең араларында төрлеләре: кызу канлылары, игътибарсызла­ры, кабаланмый гына – пөхтә генә йөрүчеләре бар. Мин соңгылары исәбендә: “Ашыгыр­га кирәкми, өлгерербез”, – дим. Кабаланып, бәлага тарысаң, ба­рып җитмәвең дә бар.

 

Әңгәмәдәшемнең әлеге дә, баягы сабырлыгын аңлатадыр ул. Ә дәлиле аның тагын шул: 40 ел эчендә ник бер (тфү-тфү) юл һәлакәте булсын!

Ул рулендә барган почта бүлеге “Газел”енең дә яше шап- шактый: ике дистә еллык икән, аның каравы, ул һәрвакыт юлга чыгарга әзер, чөнки хуҗасы ва­кытында карап-төзәтеп тора үзен.

 

–.Үзем ремонтлыйм. Кирәк икән, сүтәм дә, җыеп та куям. Быел да тиешенчә карап, искергән-тузган өлешләрен алмаштырдым, – дип аңлатты йөртүче.

 

Якыннарым – кадерле кешеләрем

 

Владимир Тихонов белән әңгәмә корганда, аның гаиләсенә булган җылы мөнәсәбәте дә сизелде. Шөгылен сөйләгәндә, ул шу­лай ук 40 елдан артык бергә яшәгән тормыш иптәше Лю­бовь Ивановна, ике кызы Еле­на һәм Иринаны да искә алды. Аеруча оныклары Тимофей һәм Павел турында яратып сөйләде.

–.Җәйге җылы, матур көннәрдә су буена барып, ба­лык тотарга яратам мин. Яшь вакытта кызым Иринаны ияртә идем. Хәзер оныкларым белән барам. Киченнән: “Су буена иртәнге дүрттә китәбез”, – дим. Таң атканда, сүз катуым була, сикереп торып, җыена баш­лыйлар бит әле үзләре. Су бу­енда да тыныч кына утыралар. Балык капса, шатланалар инде! Өйгә кайткач, барыбыз бергә чистартабыз. Хатыным кызды­ра, вагракларын тозлап та куя­быз, – диде ул ял вакытлары ту­рында.

Юллар имин булсын

Владимир Геннадьевич белән аз вакыт сөйләшсәк тә, аның һәр сорауга елмаеп җавап бирүеннән, бары яхшы вакыйгаларны искә алуыннан, эшеннән канәгать булуыннан уңай тәэсирләр калды. Ә безгә Владимир Тихонов турында язарга аның җитәкчесе Мин­закир Гайфуллин редакциягә үзе кереп мөрәҗәгать итте. Һәм ул да: “Хезмәткәребез сентябрьдә юбилеен – 65 яшь­леген билгеләде. Үзе турын­да языгыз әле. Ул – гомер буе безнең тармакта эшләгән, на­чар гадәтләре булмаган, на­муслы, тәртипле кеше. Маши­насы һәрвакыт төзек. Юк, дип әйтә белми, нинди эш кушсаң да, башкарып чыга”, – дип, аны бары мактап телгә алды. Ты­рыш хезмәткәрне без дә кот­лап, алга таба да уңышлы хезмәт итүен телибез һәм: “Хәерле юллар”, – дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев