Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Базарлы Матакта Май чабу бәйрәме үткәрелде

Май Чабуда мул өстәлләр – иминлек билгесе

Базарлы Матак үзәгендә ил күләмендә зурлап һәм күңелле итеп уза торган Май чабу бәйрәме үткәрелде. Гореф-гадәтләрне саклаган әлеге бәйрәм атна буе дәвам итә. Аның үткәрелү вакыты православие динендә булучыларның Бөек посты белән дә бәйле. Тән һүм рухны чистартуны күздә тоткан әлеге дини гореф-гадәт, якшәмбе кышны озатканнан соң, дүшәмбедән башлана.
Район үзәгендә үткән чарада гадәттәгечө төп каһарманнар – Кыш, Яз һәм Масленица иде. Уеннар Кышны тизрәк озату, Язны каршы алу теләген күрсәтү, гореф-гадәтләргә таянып, моны тормышка ашыру нияте белән бәйләп үткәрелде. Әнә бәйрәмгә килүчеләр ике төркемгә бүленеп, Убырлы Карчык рәвешенә керделәр һәм кулларына себерке тотып, алларындагы карны себерә-себерә йөгерделәр. Шулай алар Кышны тизрәк биредән куарга теләделәр, ә Язга исә җырлар белән дә аеруча зур хөрмәт күрсәтелде, тизрәк хакимлекне үз кулына алырга соралды. Бәйрәмгә Күңелле Скоморох та килгән иде. Ул да кешеләрне бәйрәм итәргә чакырып, күңелләрне күтәрү кебек бурычын бик җиңел үтәде: һәркемне уеннарда да катнаштырды, биетте дә, җырлатты да. Аннары Май чабу бәйрәме коймак белән сыйланусыз узамыни! Яз билгесе итеп саналган бу камыр ризыгының хуш исе иртәдән үк бар тирә-якка таралган иде. Баллы чәй дә тәкъдим ителгән өстәлләр янына килеп, теләгән һәркем кайнар коймакны авыз итә алды. 
Бәйрәмгә килүчеләр өчен ярминкә дә оештырылды. Биредә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы ризыкларының барысы да бар иде. Эшмәкәрләр, фермерлар, үз хуҗалыкларында үстереп, гаиләләреннән арткан азык-төлекне тәкъдим итүчеләрнең өстәлләрендә барысы да бар иде. Мәсәлән, Карга авыл җирлеге исеменнән Айрат Гайфуллин сатуга Болгарда Кама елгасыннан тотылган төрле балыклар: корбан балыгы, кәлчәк, судак, берш һ.б.ларны тәкъдим итте. Өстәлгә үрдәк түшкәләре дә тезеп куелган. 
–    Мин хуҗалыгымда әлеге кошларны 300 ләп тә үстерәм. Кешеләр бик теләп сатып алалар. Бер елны да ит түшкәләрен кая илтергә белмичә аптыраганым булмады, – диде ул.
Базарлы Матакта яшәүче Наҗия Мәрдиева да ярминкәгә үрдәк, тавык түшкәләре алып чыккан.
–    Мондый ярминкәләр оештырылу безнең өчен бик әйбәт. Шуңа да яңалыкны ишетүгә үк, үзебез үстергән кош-корт итен сатуга алып чыгабыз. Тавыкларны исә гаиләм белән, ким дигәндә дә, 100 баш үстерәбез. Бүген сатуга йомырка да алып килгән идем, анысын алып та бетерделәр инде, – диде ул.
Быелга ярминкәдә катырган җиләкләр күп булуы да күзгә ташланырлык иде. Яңа Салман мәктәбеннән, Иске Салман җирлегеннән тәкъдим ителгән өстәлләргә катырган карлыган, бакча җиләге, балан, слива, кара миләш  кечкенә савытларга тутырып, тезеп куелган иде.
Ярминкәне карап әйләнгән район башлыгы Александр Никошин көндәлек аш өстәлендә үз төбәгебездә үстерелгән нигъмәтләрне куллану, беренчедән, сәламәтлегебез өчен файдалы булса, икенчедән, ул матди тотрыклылыкта ярдәм булуын ассызыклады.
–    Үз төбәгебез җиләкләре тәнгә сихәт өсти, – диде ул, үзе дә катырган карлыганны сатып алып.   
Мал-туар асраучылар өчен казначейство янындагы машиналар кую урынында зур машина арбаларына төяп, бөртек, печән, утын өчен бүрәнәләр дә сатуга куелган иде.    
Шуны әйтәсе килә: Май чабу бәйрәменең ярминкә белән бергә үткәрелүе бар яктан да отышлы. Күңел ачып кына калмыйсың, кирәкле азык-төлекне дә үзең белән ала кайтасың. Аннары Май чабу бәйрәмендәге өстәл тулы ризыклар ул –  муллыкка юрала. Элек бу бәйрәмдә көн начар булса, көзен мул уңыш җыеп алачакбыз дип тә ышанганнар. Ә бәйрәм көнне көн болытлы булып, көн дәвамында вак кар очты. Сынамышларга ышанып, без дә моны иминлеккә юрыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев