Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матата республиканың коткару хезмәтләре арасында бәйге үтте

3 мартта Базарлы Матакның “Алинә” универсаль спорт залында республиканың коткару хезмәтләре арасында бәйге үтте. Мондый ярыш үткәрүнең әһәмияте гаять зур.

 Чөнки саклык чаралары күрүнең мөхимлеге турында күпме генә сөйләнелсә дә, районыбызда, аның аша үтүче олы юлда да фаҗигаләр булып тора.
Ә республика буенча юл хәрәкәтендә имгәнүчеләр, шунда гомере өзелүчеләрнең саны гаять зур. Ә бәхетсезлек булган урынга иң беренче булып коткару хезмәтләре килә бит.
Бәйгенең тантаналы ачышында катнашкан ТРның янгынга каршы дәүләт хезмәте буенча төп идарәсе җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәтләр полковнигы Константин Чанышев та нәкъ менә шуларны ассызыклады:
–     Ел саен республикада 2000 нән артык юл-транспорт һәлакәте була. Янгын сүндерү һәм коткару хезмәтләре шунда 1000 нән артык кешегә ярдәм күрсәтә, йөзләрчә кешенең гомере сакланып калына. Шуңа да һәлакәтләрдә безнең нинди зур эш башкаруыбызны, осталык-күнекмәләребезне башкаларга да күрсәтү мөһим, - диде ул бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләп.


 Кеше бәлагә тарыгында, ә мондый хәлләр юлларда аеруча еш күзәтелә, аңа тиз арада ярдәм таләп ителә. Гомерне саклап калу дөрес кабул ителгән карарга, коткару хезмәтенең бар нечкәлекләрен белүенә, табиблык ярдәмен тиешенчә күрсәтә алуына турыдан-туры бәйле була. Табибларда хәтта “алтын сәгать” дигән төшенчә бар. Әгәр дә имгәнгәннән соң беренче 60 минут эчендә кешегә дөрес табиблык ярдәме күрсәтелә икән, аның гомерен саклап калу мөмкинлеге бермә-бер арта.


–     Иң мөһиме – кеше гомере, калганы барысы да икенче урында. Хәзер котару хезмәтләре заманча җайланмалар белән тәэмин ителгән. Әмма алар белән кеше эш итә. Шуңа да команданың бердәм булып, барысын да белеп, тиз арада эш итә белүеннән күп нәрсә тора. Барысын да минутлар хәл итә бит, – диде районыбыз башлыгы Александр Никошин, республика күләм ярышның безнең Әлки җирендә үтүе зур дәрәҗә булуын да ассызыклап. 


Әйе, биредә ярышның икенче баскычы узды һәм бәйгенең зона этабы җиңүчеләре – барлыгы 8 команда катнашты. Алар “Гадәттән тыш хәлләрнең иң яхшы командасы” исемен  алу өчен үзара көч сынашты. Иң беренче булып үз осталык-күнекмәләрен районыбызның 105 нче янгын-коткару хезмәте күрсәтте. Тәкъдим ителгән риваятькә караганда, бер автомобиль юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бирегә тиз арада килеп җиткән әлеге коткару хезмәте яньчелгән машина эчендә йөртүче һәм янәшәсендәге юлчының тимер арасында кысылуларын, икесенең дә имгәнүләрен ачыклый. Алар бәхетсезләргә күз төшерүгә үк, йөртүченең уң аягы, юлчының сул иңбашы сынуын аңлый, умыртка баганаларына да зыян килгәндер дигән шик туа: димәк, аларны тагын да ныграк имгәтмәс өчен аеруча сак эш итәргә кирәк. 


Командада булган дүрт коткаручының һәркайсы үз бурычын яхшы белә. Алар гидравлик корал ярдәмендә машинаны тиешле урыннарыннан кисеп сүтә. Шул арада янәшәдә генә янгын чыга. Аны да  тиз арада сүндерергә кирәк. Аннары имгәнгән кешеләр махсус ятакларга салына һәм беренчел табиблык ярдәме күрсәтелә. Менә шуннан соң гына һәлакәткә очраучылар фаҗига урынына килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәтенә тапшырыла.  


Әлеге ярышта Әлки районының янгын-коткару хезмәте дә, башка төбәкләрдән килүчеләре дә үзләрен һөнәрләренең чын осталары итеп күрсәттеләр. Ахырдан җиңүчеләр билгеле булды.1,3 нче урыннарны – Казанның, ә 2 нче урынны Яшел Үзәннең янгын сүндерү-коткару хезмәтләре яулады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев