Базарлы Матакта моңарчы эшләп килгән юл кырые сәүдәсенә чик куелачак
Яңалыклар

Базарлы Матакта моңарчы эшләп килгән юл кырые сәүдәсенә чик куелачак

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында бу турыда сүз күптәннән бара инде.

Урамда өстәлләр куеп сәүдә итү транспорт чарасы хәрәкәтенә, шулай ук җәяүлеләргә дә куркыныч тудыра. Элек мондый сәүдә нокталары бик күп иде, соңгы вакытта алар сәүдә йортларына күчеп беттеләр. Ә берничә эшмәкәр әлегәчә ачык һавада сатуны дәвам итте. Якын көннәрдә аларга да махсус урыннар тәкъдим ителеп, урамда сатуларын туктаттырачаклар.


Нет комментариев