Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактагы Өмет мәчете янында гаилә бәйрәме үтте

Бүген, 21 апрельдә Базарлы Матактагы Өмет мәчете янында, шул Аллаһ йортын төзетүчеләр көче белән Ураза бәйрәме уңаеннан гаилә бәйрәме узды.

Ул икенче ел оештырыла. Быел аның программасы тагы да баетылган иде.

  Иң элек халыкны район имам хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев сәламләде, Ураза гаете белән котлады, Корьән сүрәсе укыды.

  Бәйрәмгә мөселманнар да, башка милләт халкы да күп җыелган иде. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов кайнар котлады. Аның тәбрикләүләренә Өмет мәчете имамы Рәмис хәзрәт Вафин кушылды.

  Аннан бәйрәм чаралары башланды: сәхнәдә балалар арасында Корьән сүрәләре уку, азан әйтү ярышы барды, янәшәдә спорт бәйгеләре, уеннар кызды. Батутларда сабыйлар мәш килде, тәм-томнар белән сыйландылар, барлык кунаклар зур табыннар артына чакырып пылаудан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев