Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең Зөһрә өч номинациядә җиңү яулады

Вузара уздырыла торган "Яз гүзәле" конкурсында Казан кооператив институты студенты, Әлки районында туган талантлы, шигъри җанлы, тәүфыйклы, уңган-булган Зөһрә Әглиуллина өч номинациядә җиңү яулады.

Татарстан вузларында белем алучы студентлар арасында Зөһрә  Әглиуллина "Иң кыю кыз","Халык гүзәле"һәм "Интертат сайтында узган сораштыру нәтиҗәсе номинациясендә "Халык мәхәббәте"н яулады.Тантанага Әлки районыннан Зөһрәнең әти-әнисе, Рамил Таһир улы белән Рәсинә Әнвәр кызы, бертуган абыйсы Раил Әглиуллин һәм туганнары  Гамил, Дамир Таһир уллары килгән иде.Залдан Зөһрәнең курсташлары, Казан кооператив институты студентлары көч биреп торды. Һәркем Зөһрәне  котларга сәхнәгә агылды. Алкышлар, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.

Зөһрәне чын күңелдән котлыйбыз, әти-әнисенә тәүфыйклы, укымышлы, һәрнәрсәне белергә омтылучы сәләтле кыз бала тәрбияләгәннәре өчен Рәхмәт әйтәбез.Сау-сәламәт булыгыз, Сезгә балаларыгызның бәхәтен күреп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев