Бүген төнлә бик салкын булачак
Яңалыклар

Бүген төнлә бик салкын булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, республикада аязган вакытта 30 градуска кадәр салкын булачак. Татарстан районнарында, тулаем алганда, төнге сәгатьләрдә 20-25, иртән һәм көндез 15-20 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана. Казанда төнлә - 22-24, көндез 17-19 градус салкын булачак. Салкыннар тиз генә чигенерме,...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, республикада аязган вакытта 30 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстан районнарында, тулаем алганда, төнге сәгатьләрдә 20-25, иртән һәм көндез 15-20 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана.

Казанда төнлә - 22-24, көндез 17-19 градус салкын булачак.

Салкыннар тиз генә чигенерме, әйтүе кыен. Ә менә 13 гыйнварга каршы төндә 18-23, көнчыгыш районнарда 29 градуска кадәр салкын булуы әйтелә. Бераз кар ява, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.


Нет комментариев