Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бибай Чаллы авылы хатын-кызлары махсус операциядә катнашучы райондаш егетләребезгә токмачлар әзерләделәр

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала.

  Әлки районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли.
Бибай Чаллы авылының уңган хатыннары үзләренең йөрәк җылыларын биреп махсус операциядә катнашучы райондаш егетләребезгә токмачлар әзерләделәр. Токмач кисеп, туган йорт җылысын егетләребезгә озату идеясе дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Ир-егетләр безнең ярдәмне, хәстәрлекне, күңел җылыбызны тоярга тиеш, бу аларга көч-дәрт өстәячәк, дип, хатын-кызлар изге эшне бөтен күңелләрен салып башкардылар. Бибай Чаллы авылы клубы хезмәткәрләре һәм хаклы ялда булган апалар бу эшне бик тиз башкарып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев