Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бибай Чаллысыннан Халит Мортазинга бүләкә төзелеш баскычы чыкты

Бибай Чаллысыннан Халит Мортазин бүләген алырга, уен үткәрелеп, шактый вакыт узганнан соң килде.

Нигә соңардыгыз, дигәнгә, әбунәчебез:

– Газета килеп, бүләкләнүчеләр арасында үз фамилиямне укыганнан соң, биш көн буран булды. Быел кыш күңелле бит: ичмасам, ишеп бер кары ява... Андый көннәрдә юлга чыкмадым. Бүләкнең югалмаячагын яхшы беләм, чөнки беренче тапкыр отуым түгел. Моннан биш ел элек очлы тимер көрәк чыккан иде. Быел менә төзелеш баскычына ия булдым, – диде ул, көлеп.


– Кирәкле әйберме соң? – дип сорагач, ул:

– Төрле эшне башкаручы булып хезмәт иттем, балта остасы да булдым. Хәзер лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырырга яратмыйм, өйдәге бар агач эшләрен үзем эшлим. Кулда балта бар, ә менә биеккә менәргә баскыч юк иде. Шуңа сөендем, рәхмәт үзегезгә, – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев