Борискино авылы җирлеге Әлки районы тораклыклары арасында бәяләнгән рейтингта 6 нчы урында
Гыйнвар ахырының буранлы көнендә юлга кузгалдык: Борискино мәдәният йортында авыл кешеләре белән җыен билгеләнгән иде.
Анда әлеге җирлеккә кергән Иске Әнҗерә, Исәлек, Яңа Әнҗерә авылы халкы да катнашты.
Җирлекнең иң зур авылы Борискино район үзәгеннән 43 чакрым ераклыкта урнашкан. Тирә-юньне томаларга тырышып, җиле карын уйнаткан бу көндә әлеге юл аеруча озын булып тоелды. Шул вакытта: “Култыктарак яшәүче авыллардан халык уңайлырак урынга күченеп китү ягын карыйдыр ул”, – дигән уй да килде. Бәхеткә, ялгышканмын. Борискино аягында шактый нык басып торучы хуҗалыклар белән горурлана ала икән әле. Бу – җирлек башлыгы Галина Самаринаның хисап чыгышыннан күренде.
Борискино авылында гына да дүрт кибет эшли, 2025 елда яңа ФАП ачылган. Авылның урта мәктәбендә 73 бала укый. Җирлектә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр – нигездә, мөгезле эре терлек асрап көн күрүчеләр күп. Алар барлыгы 205 хуҗалык. Узган ел 21 миллион 300 мең сумлык 675 тонна сөт тапшырылган.
Галина Викторовна иң күп сөт җитештерүчеләрнең исемнәрен дә атап китте. Алар: Денис Смышляев, Виталий Самарин, Надежда Зварич, Петр Родионов. Бүгенге көндә алар – көнгә 170-220 литр сөт тапшыручылар.
Җирлекнең авылына һәрвакыт ярдәм итеп торучы үз иганәчеләре дә бар. Ул – Азат Мәҗитов. Узган ел да ул Иске Әнҗерәдә яңа су башнясын тотып алырга һәм анда, зурлап, Авыл көнен билгеләп үтәргә булышлык күрсәткән. Җыенда бар җирлек халкы исеменнән аңа рәхмәт әйтелде.
Илебез тарафыннан алып барылган махсус хәрби операция Борискино җирлеге халкына да кагылмый калмаган. Бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләрдә биредән өч ир-егет катнаша икән. Кызганыч, яу кырында өч уллары һәлак булып, авылдашлар аларны соңгы юлга озату кайгысын кичергән.
– Узган елда да бер ир-егетебез – Дмитрий Гуров белән мәңгегә саубуллаштык. Ул 2024 елның көзендә һәлак булган. Әмма без аны 2025 елның ноябрендә генә җирли алдык. Моңарчы ул “Хәбәрсез югалганнар” исемлегендә иде, – диде бу хакта Галина Самарина.
Җирлек халкы гуманитар йөк әзерләүдә актив катнаша. Борискино авылы мәдәният йортында Анастасия Дмитриева җитәкчелегендә 300 берәмлектән артык урын-җир әйберләре, 250дән артык ир-ат күлмәкләре тегелгән, 16 яшеренү челтәре үрелгән. Анастасия Николаевнага, авылның мәдәни тормышында актив катнашканы һәм 55 яше тулу уңаеннан, авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бу җирлектә гуманитар йөкне илтүдә катнашучы кеше дә бар. Ул – Вячеслав Шамышев. Борискино урта мәктәбендә йөртүче вазифасын үтәүче бу якташыбыз махсус хәрби операция алып барылган урынга ике дистәдән артык тапкыр барган. Борискино авылы кешеләре: Юрий һәм Максим Овчинниковлар да еш кына аның юлдашлары булган. Вячеслав Григорьевич та авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Җыенга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов нәтиҗә ясады.
– Сез ике дистәдән артык таләп буенча бәяләнгән рейтингта район тораклыклары арасында 6 нчы урынны билисез. Яхшы күрсәткеч ул. Шуны да әйтергә кирәк: Галина Викторовна авыл җирлеге башлыгы булып билгеләнүенә 25 елдан артык вакыт узды. Районда бу вазифада иң күп еллар эшләүчеләрнең берсе ул. Хезмәтен яратып башкара, авылы, җирлеге өчен җан атып, авылдашлары белән уртак тел табып эшли. Мин сезгә, эшчәнлекне дәвам итеп һәм җирлектәге тормышны тагын да уңайлатуга ирешеп, рейтингта беренче урыннарга күтәрелүегезне телим, – диде.
- бергә яшәүләренә 55 ел булу уңаеннан – Святослав һәм Валентина Шибашевлар;
- җәмәгатьчелек тормышында актив катнашканнары өчен – Василий Кузнецов һәм Дамир Хәйруллин.
- махсус хәрби операциядә катнашучы батыр улны – Артур Смышляевны тәрбияләп үстергәннәре өчен – Игорь һәм Лидия Смышляевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев