Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бозлы суга төшеп киткән очракта нишләргә кирәк?

Көндез генә түгел, ә төннәрен дә җылыту сәбәпле, сулыклардагы боз катламы тиз эри башлады.

Явым-төшем, җылылык, эрегән су җыелу, су асты агымы, җил сәбәпле, көн саен бозларда барлыкка килгән ачыклыклар мәйданы зурая бара, боз катламы юкара, ярдан китә, йөкләнешне күтәрми. 

Шуңа да көпшәк язгы бозга керү гомер өчен куркыныч тудыра. Димәк, боз өстендә балык тотуны туктатырга кирәк. Ел саен язгы боз эрү вакытында кешеләрнең боз астына китү очраклары теркәлүен онытырга ярамый.

Бозлы суга төшеп киткән очракта, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә:
- Куркып калмагыз;
-Нишләргә белми, чәбәләнмәгез һәм юка боз катламына бар гәүдәгез белән ятарга тырышмагыз, чөнки ул авырлыктан янә сыначак;
- Су астына китмәс өчен, кулларыгызны ян-якка җәегез;
- Терсәгегез белән бозга таяныгыз да суда янный ятып, бер аягыгызны боз өстенә куегыз. Гәүдә белән борылып, икенче аягыгызны да судан чыгарыгыз һәм тиз арада бозга тәгәрәгез;
- Кискен хәрәкәтләр ясамыйча, куркыныч урыннан мөмкин кадәр ераграк китегез һәм атлап килгән юнәлеш буенча шуышу дөресрәк;
- Судан чыга алмаган очракта, ярдәмгә чакырыгыз;
- Арымас өчен, көчне азрак кулланырга тырышып, үзегезне су өстендә тотыгыз;
- Йөзгәндә, башны мөмкин кадәр судан өстәрәк тотыгыз; 
- Ярга яисә көймәгә таба тиз-тиз йөзегез, әмма аңа кадәр ара 4 минуттан артык вакыт сорамасын;
-Ярга чыккан очракта, тиз генә чишенергә, юеш киемнәрне сыгарга һәм аларны кабат кияргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев