Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада мәктәпләрдә “Парламент дәресләре” уза

Кичә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына багышланган шундый дәрес Базарлы Матак урта мәктәбендә булды. 10 нчы сыйныфлар укучылары өчен үткәрелгән парламент дәресендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова катнашты. Ул укучыларга кызыклы һәм үтемле итеп республика парламентының вәкаләтләре, закон проектлары әзерләүдә депутатларның роле, республиканың бишенче чакырылыш депутат корпусы,...

Кичә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына багышланган шундый дәрес Базарлы Матак урта мәктәбендә булды.

10 нчы сыйныфлар укучылары өчен үткәрелгән парламент дәресендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова катнашты. Ул укучыларга кызыклы һәм үтемле итеп республика парламентының вәкаләтләре, закон проектлары әзерләүдә депутатларның роле, республиканың бишенче чакырылыш депутат корпусы, парламентаризм тарихы хакында сөйләде.

Парламент дәресләре республикада инде сигезенче ел үткәрелә. Алар балаларда актив тормыш позициясе тәрбияләргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев