Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Әлки районы үзәгендә ярминкә узды

Яңа елга әзерлек ул – беренче чиратта, табын турында да уйлау. Бәйрәм алдыннан ярминкә оештырылу кирәкле азык-төлекне очсызрак бәядән сатып алу мөмкинлеген бирә. Базарлы Матакның үзәк урамында 15 декабрьдә күптән кергән гадәт буенча шулай райондашларбыз продукцияне урнаштыра, ә халык теләгенен юнәтә алды.

Яңа ел табынына күпләребез каклаган каз, үрдәк әзерләргә ярата. Әлеге кошларны сугым чоры төгәлләнде һәм менә хәзер алар сатуда тәкъдим ителә. Ярминкәдә дә берничә урында каз, үрдәк, тавык түшкәләре сатылды. Кулына төрле азык-төлек салынган кап тоткан Ләйлә Гыйззәтуллина үзенең Иске Салманнан ярминкәгә дип махсус килүен сөйләде. 
–    Базар оештырылачагы турындагы белдерүне күргәч тә, район үзәгенә килергә уйладык. Кош итләрен ярминкәдән алырга яратам. Бүген дә тавык, балык сатып алырга уйлыйм. Аннары киез итек карарга да ниятлим, бик салкын бит, – диде.
Киез итекләр – бу көн ярминкәсе көн кадагындагы икенче мәсьәлә иде. Сатучылар да монып белеп тора: әлеге җылы аяк киемнәре сәүдә рәтләренең өч урынында тәкъдим ителде. Берсендә күпләр умартачы буларак та яхшы белгән Илнар Гарипов иде. 
–    Киез итекләр узган атнада ук яхшы сатыла башлады. Көннәр салкын торды бит, аяк җылыда булырга тиеш. Минем әни Кукмараныкы, анда туганнарыбыз бар. Киез итекләрне шуннан алып кайтабыз. Үзләренә караганда, арзангарак та тәкъдим итәбез. Шулай да узган елга караганда, 300 сумга артты, – диде.
Яңа Сиктермәдән килгән Ирина Маркова да базардан үзенең киез итек сатып алуын әйтте.
–    Ярминкәгә бер максат – җылы киез итек сатып алу өчен дип, ирем белән килдем. Соңгы елларда күн итек белән генә кыш чыга идек. Ә быел атналар буе салкын тора. Аяклар туңа. Менә күңелемә хуш килгәнен таптым, эшкә рәхәтләнеп киеп йөрермен. Шуңа бик шатланам, – диде ул, Кукмара киез итеген күрсәтеп. 
Бәйрәм алды ярминкәсе, билгеле, сатуга Яңа ел бизәге – чыршы белән сәүдә итмичә генә узмый ул. Районның урман хуҗалыгы да бу сату көненә ныклап алдан әзерләнгән: рәсемдәге кебек бар яктан да килгән, купшы нарат агачлары алып килгән. 
–    Кешеләргә ошасын, күңелләренә хуш килерлек булсын өчен, без, урманчылык хуҗалыгы хезмәткәрләре нарат агачларын үзебез сайлап йөрдек. Халыкка, нигездә, биеклекләре 2 м тирәсе булганнар тәкъдим ителә. Андыйларның бәясе – 400 сум. Ананры биеклегеә карап, бәясе дә арта, – диде урманчы Илмир Хисамов. 
 Шунда урман гүзәлен сайлап, сатып алырга теләүчеләр дә җыелды. 
–    Мин өчне алырга телим, – диде Базарлы Матакта яшәүче Вера Кирсанова. – Аның берсе дәү әниебез, икенчесе сеңлем, өченчесе безнең гаилә өчен. Өйгә Яңа елга чын чыршы куярга яратам. Ылыслардан тәмле хуш ис тарала һәм аларның сумаласы сәламәтлек өчен дә бик файдалы, иммунитетны күтәрә. Шуңа да авырмабыз, дип өметләнәм. 
Шулай ук Базарлы Матакта яшәп, ылыслы агач сатып алган Владимир Тихонов та өенә  ел саен чын  урман гүзәле куюы турында сөйләде. 
–    Чын чыршыны хуш исе өчен яратабыз. Ел саен куям, оныклар кайта бит, аларны шатландырырга телим, – диде ул. 
Кыскасы, бу юлы да ярминкә гөрләп узды. Сатучыларның да, алучыларның күңелләре шат буды. Базарга бәйрәм рухы өстәп, иртәдән үк күңелле җырлар яңгырады. Бар халыкка кыш килүен, Яңа ел  җитәсен тагын бер кат искәртеп, Кыш бабайлар парады узды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев