Буш биналарга хуҗа кирәк
Район башкарма комитетының өченче утырышында авыл җирлекләрендәге буш торучы бина һәм корылмалардан файдалану турында сөйләштеләр. Милек һәм җир мөнәсәбәләре палатасы рәисе Владимир Петров буш торган өй һәм башка корылмаларның хуҗаларының хокукын рәсмиләштерергә тиешлекләрен, ә хуҗалары булмаганнарны суд аша үткәреп җирлек милкенә әйләндерергә һәм язмышын хәл итәргә кирәклекне аңлатты. Мондый буш...
Район башкарма комитетының өченче утырышында авыл җирлекләрендәге буш торучы бина һәм корылмалардан файдалану турында сөйләштеләр.
Милек һәм җир мөнәсәбәләре палатасы рәисе Владимир Петров буш торган өй һәм башка корылмаларның хуҗаларының хокукын рәсмиләштерергә тиешлекләрен, ә хуҗалары булмаганнарны суд аша үткәреп җирлек милкенә әйләндерергә һәм язмышын хәл итәргә кирәклекне аңлатты.
Мондый буш биналар авыл саен диярлек бар. Торак йортларның кайберләрен кемдер ана капиталы хисабына сатып алган, үзе исә анда яшәргә дә җыенмый, килеп күргәне дә юк. Ә бит бу йортлар өчен милек салымы җыелырга тиеш. Элеккеге кибет, ФАП, клуб биналарының да язмышын хәл итәсе бар. Аларны төзекләндереп, ниндидер җитештерү пункты эшләтеп җибәреп булыр иде. Билгеле, моның өчен инициативалы һәм акчалы кеше табарга кирәк. Башкарма комитет утырышында җирлекләр башлыкларына андый кешеләрне читтә яшәүче авылдашлары арасыннан эзләргә киңәш иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев