Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Былтыр әлкилеләрдән 5 миллион сум үзара салым җыелган

Татарстанда үзара салым системасы эшли башлаганга ун ел булды. Бу – авылларда яшәүчеләр өчен кирәкле максатларга өстәмә акча җыю алымы.

 Аңа хөкүмәттән дүртләтә субсидия каралган – әлеге финанс керемнәргә шактый эшләр башкарырга мөмкинлек туа. Халык үзара  керемнәрне нинди максатларга тотарга кирәклеген үзе хәл итә. Ә инде ел тәмамлангач, авыл җирлекләре башлыклары үзара салым хисабына башкарылган эшләр буенча хисап тоталар. 
Авылларда узган җыеннарда Татарстанда үзара салым системасы кертелгәнне бик күпләр хуплап, җитәкчеләргә рәхмәтләр белдерәләр. Россия күләмендә берничә төбәктә генә үзара салым системасы эшли. Ә инде 1 сумга республикадан 4 сум субсидия  бирү – әлегә беркайда да юк.
Белгәнебезчә, салым хисабына эшләр күбрәк җәйге чорда башкарыла.  Ә инде халык акчасына дәүләт ярдәме җәйге сезонга кадәр кайтып җитсен дисәң, аны март аеннан да соңга калмый җыю сорала. 
Бу эшнең мөһимлеген районның күп җирлекләрдә бик аңлыйлар. Әйтик, Иске Чаллы, Иске Камка, Карга, Үргәгар, Чуаш Борнае, Иске Матак авыл җирлекләрендә бүген үк халык әлеге салымнарны 100 процент тапшырган. Ә менә Базарлы Матак, Кошки, Югары Колчурино, Салман, Юхмачы авыл җирлекләрендә үзара салым җыюны ашыктырасы бар әле.
Былтыр халыктан 5 миллион сум үзара салым җыелган. Шуңа дәүләттән 20 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Билгеле, мондый салым акчасына авылларыбызда планлаштырылган күп эшләр башкарылган. Быел да әлкилеләр бу эштә актив булырлар – төзек юллар, күперләр, чүп контейнерлары, балалар уен мәйданчыклары артыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев