Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Челтәрле зәңгәр ягулыктан файдаланучылар игътибарына

Районның газ хезмәте шуны искә төшерә: кышкы салкыннарда төтен юллыклары һәм вентиляция юлларының өске ягы туңмасын өчен, аларны даими каратып торырга кирәк.

Зәңгәр ягулык җайланмасын кабызганда, төтен юллыгының тартуын, һичшиксез, тикшертү зарур. Әгәр дә юллык тартмый икән яисә төтен һәм кайнар һәва төтен юллыгыннан кире бүлмәгә таралса, зәңгәр ягулык җайланмасын куллану катгый рәвештә тыела. Мондый очракта идарә итүче компаниягә яисә Чистайның райондагы ихтыярый янгын сүндерү җәмгыяте бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Зәңгәр ягулык исе килгән очракта:

-        шундук газ җайланмаларын сүндерегез;

-        бүлмәне җилләтегез;

-        104 телефон номеры буенча авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратыгыз;

-        ачык ут кабызмагыз;

-        электр җайланмаларын кулланмагыз.

Районның газ хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев