Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиләбедә кесарев кисеме ясаган табиблар хатын-кыз карынында бала тапмаган

Чиләбе өлкәсендә кесарев кисеме операциясе ясаган табиблар хатын-кыз карынында бала урынына су тулган шешкә (киста) тап булган.


Әлеге хәл Миасс шәһәрендә булган. Җирле хатын-кыз Алена Авдеева белән булган әлеге хәл турында Telefakt.ru порталы хәбәр итә. Хәзер әлеге хатын-кыз хәлнең чын дөреслеген белергә тели. Чөнки аңа операция гомуми наркоз астында ясалган. Шуңа да аның 9 ай буе карынында шеш кенә булуына шиге бар. Аның әйтүенчә, авырлы вакытында ул даими рәвештә табиблар күзәтүе астында булган. Шунысы игътибарга лаек: ул наркоздан айну белән табиблар УЗИ нәтиҗәләре белән кызыксынган. Ә әлеге документлар серле генә рәвештә юкка чыккан ди.

http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/6464-chil%D3%99bed%D3%99-kesarev-kiseme-yasagan-tabiblar-hatyin-kyiz-karyinyinda-bala-tapmagan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев