Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чуаш Кичүе мәктәбе укытучысы Наталья Илюхина “Минем шәҗәрәм” конкурсында катнашты

Чуаш Кичүе мәктәбе укытучысы Наталья Илюхина үзенең балалары һәм туганнары белән бергәләп “Минем шәҗәрәм” республика конкурсының зона турында катнашты. 

–Безгә бик нык тырышырга туры килде, чөнки әзерләнү өчен вакыт аз иде. Ярый әле, Иске Хурада клубы мөдире Алина Садиванкина ярдәм итте, ул безгә бик нык булышты да, командабызның иң актив  әгъзаларының берсе дә булды,–ди Наталья Сергеевна. 
Сәхнәдә чыгыш ясау өчен олылар да, балалар да матур итеп чиккән  чуаш киемнәрен сайлаганнар, ә жюри әгъзаларына өйдә пешкән икмәк, милли эчемлек – сыра, чәкчәк һәм баллы торт бүләк иткәннәр. Сәхнәдә Ильичевлар һәм Ларионовлар гаиләсеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен урнаштырганнар, чуашларның көнкүрешендә файдаланыла торган савыт-саба һәм башка кирәк-ярак күргәзмәсе ясаганнар, артистларча осталык белән аулак өй күренешен сәхнәләштергәннәр. 
–Командабыздагы һәркем – кайнанам һәм аның дусты, ике баласы белән килендәшем, улларым һәм кызым бик нык тырыштылар, сәхнәдә сынатмадылар. Җиңүчеләр була алмасак та, лаеклы чыгыш ясадык дип уйлыйм. Шуның өстенә моңа охшаш чараларда катнашу тәҗрибәсенә ия булдык,–ди Наталья Илюхина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев