Чистай газ хезмәтенең район бүлеген җитәкләүче Фәнис Әнәс улы Фәсахов вафат булды
Дүшәмбе көнне, 14 апрельдә, Чистай газ хезмәтенең район бүлеген җитәкләүче Фәнис Әнәс улы Фәсаховның вафат булуы билгеле булды.
13 апрельдә 49 яшен тутырып, тырышып эшләгән һәм гөрләп яшәгән бер мәлдә якташыбызның кинәт гомере өзелде.
Эш йөген тулы куәтенә тарткан вакытта, әле 50 яшен дә тутырмыйча, арабыздан китүенә карамастан, аның хакында, җирлегебез үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән шәхес, дип әйтә алабыз. Районда ул эшчәнлеген 1998 елда ук – Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, кулына агроном дипломын алып кайткач та башлый. Ул дәүләт салым инспекторы булып билгеләнә. Аннары авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу һәм сыйфаты буенча төп дәүләт инспекторы, үсемлекчелек тармагында агроном да була, район кадастрлар бюросын да җитәкли. Бу елларда, Саратов шәһәрендәге дәүләт хезмәтенең Идел буе академиясендә укып, кабат һөнәри әзерлек тә үтә.
Әмма 2002 елда ул, бөтенләй башка тармакта барысын да яңабаштан башлап, район газ хезмәтенә гади хезмәткәр – газ җайланмаларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча слесарь булып эшкә урнаша. Яңадан укый – Буа шәһәренең “Газ белән тәэмин итү система һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм монтажлау” белгечлеге буенча ветеринар техникумын тәмамлый. 10 ел дәвамында бу вазифада тырышып эшләп, разрядлар ала. 2012 елда – диспетчер, ә 2019 елда бу оешманың җитәкчесе итеп билгеләнә. Ул, алга куелган бурычларны җиренә җиткереп, яхшы нәтиҗәсе булырлык итеп башкарып килде. Тырыш хезмәте өчен үз җитәкчелеге һәм район башлыгы тарафыннан күп тапкырлар бүләкләнде дә.
Фәнис Әнәс улы гаиләле иде. Алар Венера Таһир кызы белән тормыш кордылар, өч балалары үсеп килә. Якташыбызның вафат булуы– районыбыз җәмәгатьчелеге өчен аянычлы югалту булса, гаилә өчен зур фаҗига. Без аларның тирән кайгысын уртаклашабыз, аларга бу авыр көннәрдә зур сабырлык, рухи ныклык телибез.
А.Ф.Никошин, А.П. Малюков, Р.Ә.Билалов, Р.Х.Морадымов, Р.М. Нургазизов, Ә.Ә. Рәхимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев