Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Чуаш Кичүе авыл җирлегендә ел дәвамында байтак эшләр башкарылган

Чуаш Кичүендә малларга субсидия ала алмаганнар, Әхмәттә - су белән проблема.


Чуаш Кичүе авыл җирлегенә дүрт торак пункт керә: Чуаш Кичүе, Татар Әхмәте, Йолдыз, Сушка. Биредә халык чагыштырмача күп яши, аларның  саны мең кешегә аз гына җитми. Былтыр җирлектә 8 бала туган. Бу – шатлыклы күренеш. 19 кеше бакыйлыкка күчкән.
Узган ел сайланган авыл җирлеге башлыгы Рафик Мусинның беренче тапкыр башкарма комитет тарафыннан башкарылган эшләргә халык алдында хисап тотуы.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, биредә ел дәвамында байтак кына җитди эшләр башкарылган. Үзара салым акчасын халык 100 процент тапшырган. Шуңа дәүләттән дүртләтә ярдәм дә кайткач, бу акча миллион ярымны да узып киткән.


Үзара салымның төп өлеше – 836 мең сумга якыны авыл урамнары юлларын төзекләндерүгә тотылган. Грейдерлар ярдәмендә урам юлларын күтәртеп, шуңа ком, вак таш түшәп, байтак кына урамнарны рәтли алганнар. Былтыр көнкүреш калдыклары контейнерларына мәйданчыклар ясалган. Бу мөһим эшкә 120 мең сум акча тотылган. Халыкны су белән өзлексез тәэмин итүгә, урам баганаларындагы лампаларны алыштырып торуга да халыкның салым  акчасы ярап куйган.


Әмма су проблемасы әле биредә шактый четерекле мәсьәлә булып кала бирә. Бигрәк тә әхмәтлеләр суга, аның сыйфатына аптырыйлар. Җәй айларында су куллану күп,  шуңа бар кешегә дә даими килеп тормый, дияр идең,  кышын да халык еш кына су өзеклегеннән җәфалана икән. “Килгәндә дә, аның сыйфаты шикле”, – ди халык. Сәбәбе – башняга су бик сай борауланган скважинадан тутырыла икән. 
Район башлыгы Александр Никошин Әхмәттәге су проблемасын кичекмәстән хәл итәргә  күрсәтмәләр бирде:
– Авылга яңа скважина казытып булса да, озакка сузмый, әлеге мәсьәләне хәл итә башларга кирәк, –  диде ул.
Әхмәттә күп проблема уңай чишелеп килде. Әйтик, былтыр авылда мәктәпнең ашханәсе зур яңарыш кичерде. Аннан алдагы елда фельдшер-акушерлык пунктына һәм почта бүлеге бинасына ремонт ясалган иде. Аңа кадәр исә авылда яңа балалар бакчасы бинасы төзелде. Авылда федераль проект нигезендә югары тизлектәге интернет һәм мобиль  элемтәнең база станциясе кулланышка  тапшырылды. Быел исә Әхмәт мәктәбе бинасына капиталь  ремонт ясалачак.


Әмма авылда судан тыш та халыкны борчуга салган проблема калган икән. Ул – юллардагы кар көртләре. Соңгы көннәрдә тоташ яуган карны җирлек башлыгы үзенең карамагындагы кечкенә тракторы белән генә чистартып өлгермәгән. Ярдәмгә зур трактор да чакыртканнар. Әмма кар бит туктамыйча диярлек яуды. Авылның кайбер урамнары машина йөри алмаслык хәлгә килгән икән.


Район җитәкчесе халыкны бу мәсьәләдә дә тынычландырды: “Якын арада барлык урамнарыгызны чистарттырырбыз”, – диде. Дөрес, күп авылларда мондый авыр һава торышы чорында шунда яшәүчеләр үзләренең шәхси тракторлары белән дә ярдәмгә киләләр. Әхмәттә тракторы булганнар белән сөйләшү, аңлашу җитмәгән, бугай.


Чуаш Кичүендә кайбер кешеләрнең сыерлар өчен бирелә торган субсидияне алу буенча документлар җыюда кыенлыклар килеп чыккан. Әлеге ярдәм акчасы, терлек азыгы сатып алганны дәлилли торган белешмәне тапшыручыларга гына күчерелә. Шулай да  халыкның күпчелеге, ул кәгазьне булдырып, республика ярдәменнән файдалана алган.  Димәк, теләк булганда, анысы да – хәл итәрлек мәсьәлә.


Чуаш Кичүе авыл җирлегеннән хәзер махсус хәрби операциядә 6 егет катнаша. Аларның исемнәрен горурланып санап чыгар идек, ярамый. Хәрбиләр, сугыш бара, сер калсын. Ә менә Ватан өчен соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәрне алтын хәрефләр белән язарга була. Болар: Андрей Дормидонтов, Виталий Спирков, Радик Шәвәлиев, Дмитрий Муштаков.


Авыл җыеннарында район башлыгы Рәхмәт хатлары Андрейны тәрбияләп үстергән ана – Валентина Дормидонтовага һәм Әхмәт авылында 50 ел тату, үрнәк булып яшәгән Мидхәт һәм Нурания Гыйләҗевларга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев