Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Кичүе мәктәбе укучылары республика бәйгесендә җиңделәр

6 июньдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республиканың VII «ЭКВЕСТ» онлайн бәйгесенең, шулай ук эколого-агарту чаралары үткәрү буенча методик эшләнмәләрнең республика бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары тантаналы рәвештә бүләкләнде.


Быел бәйгедә 732 экоактивист, республиканың 34 шәһәр һәм авылларыннан 122 команда катнашты. Бәйгедә катнашучылар ай дәвамында табигатьне саклау акцияләрен оештырды, төрле чараларда катнашкан 20 меңләп кешегә әлеге темага багышлап, белем бирү мәгълүматларын җиткерде. 
Чуаш Кичүе мәктәбенең 4 сыйныф укучылары экология юнәлешендәге бар биремнәрне дә бик теләп үтәде. Балалар макулатура һәм пластик җыйды, экологик өмәләр оештырды. Шулай ук мастер-класс, очрашулар, экология темасына әңгәмәләр үткәрелде — барлыгы 14 бирем бирелде.
Нәтиҗәдә, «ЭКВЕСТ» онлайн бәйгесенең «Эколлаята» категориясендә башлангыч сыйныфлар арасында «Яшел патруль» 2 нче урынны алды. Аларга грамоталар һәм призлар тапшырылды. Команданың җитәкчесе — башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталия Илюхина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев