Чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Хөрмәтле ир-егетләребез, хәрби хезмәткәрләр, Кораллы Көчләр ветераннары!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Дәүләтебез авыр вакытлар кичергәндә, 23 февраль безнең һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия. Ул – гражданнарның Ватанны саклаучыларга хөрмәте, армия һәм флотның мөһимлеген тану билгесе. Безнең хәрби хезмәткәрләр үз чикләрен һәрвакыт ышанычлы саклады. Без бабаларыбыз һәм әтиләребез батырлыгын онытмыйбыз. Һәм бүген дә райондашларыбыз намус белән, гомерләрен фида кылып, илебезнең хәрби данын яклый. Без алар белән горурланабыз. Бәйрәм көнендә дә кулда корал белән тынычлыгыбызны саклаучыларга рәхмәт белдерәбез. Аларның җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Һәлак булучыларның батырлыклары алдында баш иеп, беркемнең изге гамәлләре онытылмас, дип ышандырабыз.
Әлкилеләр, бәйрәм белән! Сәламәтлегегез – нык, рухыгыз – көчле, күңелегез күтәренке булсын. Җирдә тынычлык һәм иминлек хөкем итсен.
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев