Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыршыны чыгарып ташламагыз

Яңа ел яллары үтте. Бәйрәм рухы биреп, өй түрендә балкып утырган чыршылар чүплекләрдә күренә башлады.

 Ылыслы агачларны үстерү өчен күп көч түгелүе, озак вакыт таләп ителүе турында ел саен сөйләнелә. Шуңа да атна-ун көн гүзәллеге белән сокланганнан соң, әлеге яңа ел бизәген чүплеккә чыгарып ташларга кул бармый кебек. Әмма мал-туарга бирәм дисәң, хәзер район үзәге булган Базарлы Матакта да терлек асраучылар юк диярлек, авылларыбызда да андый кешеләр саны кими бара. Кулланылган ылыслы агачны кая илтергә соң? Бу сорауны без Әлки урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллинга да бирдек. Әмма ул, кызганычка каршы, әлеге эшнең районда оештырылмавын әйтте. Шуны да әйтик: зур чыршылар туракланмаган килеш чүплеккә ташланырга тиеш түгел, чөнки алар эре калдык санала. Шуңа да Яңа ел бәйрәмендә чын чыршы кулланучы кешеләр моны да исәпкә алсыннар иде. Ылыслы агачны кая илтим дигәндә, авыл кешеләре аны ваклап, утын буларак яисә ылысларын бакчада ашлама итеп файдалана ала. Терлекләр булган очракта, аны сарык һәм кәҗәләргә ризык итеп бирергә мөмкин. Һичьюгы, ылысларда табигый йогышсызландыручы матдә булуын истә тотып, аны сәламәтлекне ныгыту өчен куллана аласыз. Районыбыз кешеләреннен сораштырганнан соң исә шул аңлашылды: әлкилеләрнең күбесе хәзер Яңа ел бизәге буларак өйләрендә ясалма чыршы бизи. Ә бәйрәм кунагы буларак чын ылыслы агачны урнаштыручыларның күбесе аны соңыннан үзләренә файдалы итеп куллана.

Гаилә Миндубаева, Базарлы Матак:

-        Яңа елгабез  ясалма чыршы куябыз. Чөнки сатуда соңгы елларда әлеге ылыслы агачның матуры тәкъдим ителми диярлек. Өйгә чын агачны куйган очракта, ылыслары коелып, беренчедән, хатын-кыз өчен мәшәкать тудырса, аннары ташлаганда да бик кызганыч. Без хәзер мал-туар асрамыйбыз, авылларда куелган чүп савытларына алып барырга туры килә.

Надежда Чугунова, Хузангай авылы:

-        Соңгы 5 елда ясалма чыршы куябыз. Аны урнаштыру, аннары җыеп алып кую күпкә уңайлырак, артыннан чүп-чар да юк. Шулай да ясалма чыршы куллануның төп сәбәбе – сокланырлык купшы ылыслы агачларның сатуда булмавы. Ә ясалмалыларның кибетләрдә ниндиләре генә юк, кесәдәге акчаңа карап, теләгәнен сатып ал. Билгеле, кайчакта тәмле хуш исә өчен чын чыршы да куясы килә. Кулланганнан соң, кая урнаштыруга килгәндә, минем мал-туарым юк. Шуңа да аны киптергәннән соң, мунча миченә якканда кулланыр идем дип уйлыйм.

Гөлгенә Әһлиуллина, Базарлы Матак:

-  Без ел саен чын чыршы куябыз. Мин үзем ясалма чыршы алып, хуш ис өчен ылыслы агачның берничә ботагын куллану ягында. Әмма ирем Дамир: “Урман гүзәле ул – Яңа ел бизәге, чынны куярга кирәк. Аңардан өйгә хуш ис таралуы үзе генә дә ни тора”, - дип, ел саен өйгә зур булмаган купшы нарат агачы урнаштыра һәм аннары гаиләбез белән бергәләшеп бизибез.  Кулланылган агачны без чүп савытына чыгарып ташлау ягында түгел. Башта наратны ишегалдындагы кар көртенә утыртабыз, ул анда әле шактый вакыт өй алды бизәге булып тора. Элегрәк елларда кәҗәбез булып, ылыслары белән ул бик тә яратып сыйлана иде. Ә хәзер ботакларыннан мунчада төнәтмәсен әзерлибез, шифасы бардыр дип, аның суы белән коенабыз. Ә агачын ирем утын итеп кисеп, җәй айларында кош-кортка азык пешергәндә прачка ягу өчен куллана.

Ылыслы агач ботакларын файдаланырга була:

1.      Мөмкинлек булган очракта, ылыслы агач төнәтмәсе ваннасында утырырга мөмкин. Ул аруны бетерергә, тынычланырга, вируслар белән көрәшергә ярдәм итә, иммунитетны күтәрә. Моның өчен зур савытка ылыслы агач ботакларын салыгыз да кайнар су агызыгыз, аннары савытны каплап, 10 минут төнәтегез. Әзер суны ваннага агызылган суга өстәп, шунда  15 минут утырыгыз.

2.      Нарат һәм чыршы агачы ылысы – бүлмә гөлләренә менә дигән ашлама да. Әгәр дә чүлмәкләрдәге туфрак катып киткән икән,  аны ылыс катламы белән каплагыз. Нәтиҗәдә, дым озак вакыт сакланыр, үсемлек тамырларына тиешле дәрәҗәдә кислород керер. Агач ылысын бакчадагы үсемлекләргә мүлчә буларак та кулланырга була. Анда да ул үсемлек төбендәге туфракны киптермәскә ярдәм итәр һәм чүпне дә үстермәс.

3.      Чыршы ботакларыннан себерке дә әзерли аласыз. Аның берьюлы ике өстенлеге бар: беренчедән, мондый себерке белән чабынырга мөмкин, икенчедән, аннан бүленгән хуш ис ару-киеренкелекне бетерергә һәм сәламәтләнергә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев