Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Динар Байтимиров һәм Санвел Хачатрян кыска ялга кайттылар

Шушы көннәрдә Украинада хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз – Базарлы Матактан булган ике егет – Динар Байтимиров һәм Санвел Хачатрян кыска ялга кайттылар.

Алар октябрь аенда өлешчә мобилизация  чорында хәрби хезмәткә чакырылганнар  иде. Казан янындагы полигоннарда күнекмәләр узгач, Донецк халык республикасына  хәрби хезмәткә озатылганнар. Соңгы көннәрдә якташларыбыз без еш кына телевизорлар аша ишеткән Угледар шәһәре өчен барган бәрелештә дә катнашканнар.

Кыска вакытлы ялга кайткан егетләрне районның “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе  Рөстәм Шәйхетдинов каршы алган. Аннан егетләр белән район башлыгы Александр Никошин  очрашты.

Чәй өстәле артында эчкерсез аралашу, сөйләшү барды. Егетләребез моби-лизацияләнгән хәрбиләргә районнан һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен җитәкчеләргә, барлык әлкилеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. “Безне мөһим булган бар нәрсә белән Россия Кораллы Көчләре тәэмин итә, әлбәттә.  Әмма туган җирдән килгән ризык та, кием-салым да, башка кирәк-ярак та безгә бик кадерле, бик якын”, – ди алар.

Александр Никошин хәрби  операциядә катнашкан әлкилеләргә: “Киләчәктә дә гуманитар ярдәмнәр озатылып торыр. Без бик кирәк саналган нәрсәләрне генә туплап илтербез”, – диде.

Район башлыгы бүгенге очрашуның истәлеге итеп егетләргә бүләкләр тапшырды һәм:

– Сезне без, гаиләләрегез сау-сәламәт һәм җиңү белән кайтуыгызны көтәбез, – диде.

Аннан мин солдатлар белән бераз сөйләшеп алдым.

Динар Байтимировның гаиләсе Базарлы Матакта яши. Аның ике баласы үсеп килә. Санвел Хачатрянның исә кечкенә кызы бар икән. Кыска вакытлы ялны күбрәк гаиләләре белән үткәрәчәкләр. Шулай ук үзләре белән хезмәт итүче әлкилеләрнең дә әти-әниләре, гаиләләре белән очрашып, андагы хәл-әхвәлләрне җиткерергә уйлыйлар. Мин егетләрдән: “Сез туган яклардан иң элек нәрсәләр көтәсез?” – дип сорадым. Алар гуманитар ярдәм килү турында ишеткәч: “Балалардан, укучылардан хатлар бармы?” – дип сорыйбыз диделәр.

Балалар кулы белән язылган ул хатларны хәрбиләребез кат-кат укып чыгалар, күкрәк кесәләрендә саклап йөриләр. Бу гади, самими язылган сүзле хатлар егетләребезгә ышаныч, көч, туган як җылысын бирә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев