Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Чумановның әнисе Лидия: «Аңа 35 яшь кенә тулган булыр иде»

Базарлы Матакта яшәүче Лидия Чуманова социаль челтәргә куйган кыска язма һәм фотосурәт күпләрне тетрәндерде, хатирәләрен яңартты.

Ана кеше 2 августта: “Бүген улым Дмитрий Чумановка 35 яшь тулган булыр иде”, – дигән язмасын теркәгән.
Махсус хәрби операция 2022 елның 24 февралендә башлана.  Дмитрий Чуманов әлеге фронтта 4 мартта батырларча һәлак була. Бу махсус хәрби операциядән районга килеп ирешкән беренче кайгылы хәбәр иде. 


Дмитрий Чуманов Базарлы Матакта туып үсте. Аны күпләр мәктәп елларыннан әле дә яхшы хәтерлиләр.
Без Лидия Чуманова белән аның яшьлек елларын искә алып утырдык.

–     Дима озын буйлы иде. Аның буе 182 сантиметрга җитте. Ул һәрчак спорт белән дус булды. Бигрәк тә футбол уйнарга яратты. Хәтеремдә: алар командасы ниндидер ярышта зур җиңүгә ирешкән иде.  Команда футболчыларына спорт киемнәре таратканнар. Ә аңа ул кием кыска булган иде, – дип хатирәләрен яңарта Лидия Николаевна. – Ул һәр көнне диярлек йөгерә иде. Ул шулай үзен хәрби офицер булуга хәзерләгән икән, – ди улын югалткан ана күз яшьләрен тыя алмыйча. – Дима үскәндә бик ярдәмчел ул булып үсте. Өйдә дә, укыганда да ул шул асыл сыйфатын саклады. Мәктәптә уртача гына укыса да, ул хәрби училищеда бик югары билгеләр генә алуын әйтә иде. “Командир булгач, миңа яшьләр белән җитәкчелек итәргә кирәк булачак”, – дип, бер үк вакытта психологка һәм юристлыкка белем алып чыкты. Бу уку йортларын кызыл дипломга тәмамлады, – дип сүзен дәвам итә ана.  

–    Укыганда каникулларга кайткандыр, ялларда нәрсәләр белән мавыга иде? – дип сорыйм Лидия Николаевнадан. 

–     Аларның каникуллары бер ай гына иде. Йортта, бакчада күп эшләде. Кулыннан бар эш тә килде. Әтисе белән балыкка йөрергә яратты. Аның Базарлы Матактагы дуслары да үзе кебек хәрби училищеларда укучы курсантлар иде. Әйтик, Роман Леонтьев, Максим Пимурзин, Илназ Гарифуллиннар. Аларның сүзләре килешә иде, гел бергә булдылар, – ди Лидия Чуманова.

Безнең сөйләшүгә әнисе янына ялга кайткан Дмитрийның бертуган абыйсы Алексей да кушыла:

–     Дима яшьрәк булса да, ул акылы белән миннән олырак кебек иде. Әниләр өйдә безгә башкарырга тиешле эшне кушкач, ул үзенең бурычын да бик төгәл үтәр иде, мине дә контрольдә тотты. Ул бик ярдәмчел дә иде. Миңа да, дусларына да, хезмәттәшләренә дә мәңге шулай булып истә калды. 

Дмитрий Чуманов Казан югары хәрби училищесын 2011 елда тәмамлый. Алар әлеге училищеның соңгы чыгарылышы булалар. Аннан уку йорты ябыла.

Дмитрийга офицер һөнәрен әйбәт үзләштерүен искә алып, хәрби хезмәт итәргә ике юнәлешне тәкъдим итәләр. Берсе җылы якка – Көньяктагы хәрби регионга һәм Бурят Республикасына. Ул климат ягыннан кырыс булганын – Бурятияне сайлый. 2014 елны шунда үзенең гаиләсен кора. Туйга, ул чакта инде әтисе вафат була, Лидия Чуманова үзе генә бара.

Туй шәһәр кафесында уза. Өйләнү чыгымнарын Дмитрий үзе генә күтәрә. Аның хатыны һәм 6 яшьлек кызы шунда яшәп калалар. 

–     Хәтеремдә: ирем Николай кинәт үлгәч, Дима үз хисабына ял алып, янымда торып китте. Ул һәрчак мине юатты, хуҗалыкта ниндидер эшләр башкарып, онытылырга тырышты. Ул иске бер абзарны сүтеп, шуның урынына яңасын төзегән иде, – ди Лидия Николаевна.
Дмитрий Улан-Удэ шәһәрендә хәрби хезмәтен һәрчак намус белән башкарган. Аны белемен күтәрү өчен Санкт-Петербургка да юллаганнар.

Шундый тыныч кына яшәгән заманнарда 2022 ел башында Дмитрий Чуманов хәрби гаскәрләр белән Белоруссиядә үтә торган өйрәнүләргә китә.  Озак тормый махсус хәрби операция башлана. Дмитрий хәрби часте беренче  көннәрдән үк сугышка керә.
Дмитрийны җирләргә кайткан бер хезмәттәше әйтүенә караганда, командиры  капитан Чуманов булган реактив артиллерия дивизионының реактив артиллерия батареясе дошманнарны утка тоталар. Әмма бу позициядән китеп өлгергәнче, Украина милләтчеләре кире ут ачып өлгерәләр. Дмитрий туплар кыйпылчыгыннан каты җәрәхәтләр алып, батырларча һәлак була.
Капитан Чумановның II дәрәҗә “Сугышчан батырлыгы өчен”, II һәм III дәрәҗә “Хәрби хезмәттә танылганы өчен”, “Восток-2018 гаскәрләр маневрларында катнашучы” медальләренә Батырлык ордены (үлгәннән соң) өстәлә. 

9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Александр Никошин батыр ул үстергән Лидия Чуманованы Бөек Җиңү көне белән кайнар тәбрикләде. Аңа Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Ул Лидия Николаевна белән Дмитрийның якты истәлеген мәңгеләштерү буенча планнары белән уртаклашты.

Дмитрий Чуманов Базарлы Матак авылында олы хәрби дәрәҗә күрсәтеп җирләнгән иде. Ул безнең күңелләрдә фашист калдыкларыннан азат итүче кыю командир буларак мәңге сакланыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев