Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җем-җем утлар янгын сәбәпчесе булмасын иде

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре башланып китәчәк.

Төрле кичәләрдә, Чыршы бәйрәмнәрендә аларда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү, милек-мөлкәтне утта янып юкка чгудан саклау максатыннан чыгып, Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Режим 20 декабрьдән башланып бәйрәм яллары тәмамланганчыга – 2022 елның 9 гыйнварына чаклы дәвам итәчәк.
Яңа ел, Чыршы бәйрәмнәре пиротехника, салютларсыз узмый. Әмма аларны куллануның үз кагыйдәләре бар һәм аларны төгәл үтәргә кирәк. Моны эшләмәсәң, янгын чыгып бәйрәмнең бик күңелсез тәмамлану ихтималы бар. Шуңа күрә I-III класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан тыш) чара үткәрелгән урыннан читкә китеп кенә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, сәнгать, транспорт, энергетика комплексы биналарыннан 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп йөри торган объектлардан, юллардан, шәхси хуҗалыклардан – 30 метр ара калырга тиеш.
Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов болай ди:
–Һәр авыл җирлегендә клуб һәм мәдәният йортларыннан читтә урын булдырып, шунда пиротехник эшләнмәләр файдаланырга мөмкин. Әлеге мәйданчыкларда янгын сүндерү чаралары, пиротехниканы ничек кулланырга кирәклеген аңлаткан мәгълүмат булырга тиеш. Җил көчле булса, салют аттыру тыела, чөнки  мондый очракта хәвефле зона мәйданы берничә тапкыр арта бит.
Баш инспектор әйтүенчә, таләпләрне үтәмәгән очракта вазыйфалы һәм юридик затлар гына түгел, “гади” кешеләр дә административ җавапка тартылачаклар. Янгын куркынычсызлыгы таләбен үтәмәгән физик затларга 2-4 мең сум, вазыйфалы затларга 15-30 мең сум, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә 30-40 мең сум, юридик затларга 200-400 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.
Янгын куркынычын кисәтү максатларында бәйрәм кичәләрен, әгәр  һава температурасы бик түбән булмаса урамда үткәрергә киңәш итә Радис Инсапов. Яңа ел чыршыларын да  урамда бизәп кую дөресрәк булыр. Һәм, билгеле инде, барысы өчен дә җаваплы кешеләр билгеләп куярга кирәк. Алар бәйрәм чаралары буласы бинаны карап-тикшереп торырга, бер-бер хәл булса, андагы халыкны эвакуацияләүне оештырырга, моның өчен бинадан чыгу ишекләренең ачык булуын тәэмин итәргә тиеш.
Бер сүз белән әйткәндә, күккә йолдыз булып атылган фейерверклардан, Чыршыны бизәгән аллы-гөлле лампочкалардан ут кабынып бәла килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләре катгый үтәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев