Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эштән җибәрелүченең хокуклары

​​​​​​​Оешмада штат яисә хезмәткәрләр саны кыскартылган очракта эш бирүче нинди шартларны үтәргә тиеш?

Җавап: 
1)     Хезмәткәрне эштән җибәрү турында ким дигәндә ике ай алдан язмача кисәтергә кирәк.
2)     Хезмәткәрнең сәламәтлеге торышын һәм квалификациясен исәпкә алып, шул ук оешмада вакантлы башка вазыйфа тәкъдим итү.
3)     Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификацияләре тигез булганда эштә калдыру хокукына өстенлекле ия булуны исәпкә алу. Шундый хәкукка ия булган хезмәткәрләр категорияләре РФ Хезмәт кодексының 179 статьясы, 2 нче өлешендә язылган. Мондый өстенлекле хокуклы категорияләргә үз асравында ике һәм аннан да күбрәк кеше булган гаиләле хезмәткәрләр, гаиләләрендә мөстәкыйль хезмәт хакы алып эшләүче башка кеше булмаган хезмәткәрләр, әлеге эш бирүчедә эшләү чорында производство җәрәхәте алган хезмәткәрләр һәм башкалар керә.
Эш бирүче шушы таләпләрне бозган очракта хезмәткәр үз хокукларын яклау өчен Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм оешма урнашкан җирдәге прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә, шулай ук район судына үзен эш урынында торгызуны таләп итеп иск бирә ала.
Луиза Хәйруллина, 
район прокуроры, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев