Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Евгений Чугунов: Үзебез көткән уңышны  алмаячагыбызны уракка төшүгә үк аңладык

Евгений Чугунов, “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе:

– Үзебез көткән уңышны  алмаячагыбызны без уракка төшүгә үк аңладык. Хәер, уңышның көткәннән азрак буласын алдан ук фаразларга мөмкин иде: уҗым культураларының башаклары тулганда көннәр кызу, коры булды. 
Хәзер инде үстергән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк безгә. Әлегә район территориясендәге мәйданнарның 45 процентыннан бөртеклеләр уңышы җыеп алынды. Яңа комбайннар сатып алдык, бу эш темпларын үстерү мөмкинлеге бирде. Механизаторлар бөртекләре суктырылган саламны кырдан читкә чыгарып эскертләргә куялар, җир эшкәртәләр һәм көзге чәчүгә әзерләнәләр. 
Һәр белгеч үзенә беркетелгән участокта эшне зур җаваплылык белән оештыра. Урып-җыюның, гомумән, кыр эшләренең барышыннан мин канәгать.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев