Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты итеп Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп республика парламентының элеккеге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде.
Бу хакта «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза чыганак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын 3 апрельдә үк тапшыру турында Карар кабул итте. Шәфигуллин «Бр»төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның республика исемлегенә кергән.
Фәрит Мөхәммәтшин депутат мандатын һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен 17 мартта VII чакырылыш республика парламентының 19 нчы утырышында игълан итте. Хәзер ул ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев