Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фоат Вәлиев ифтар уздырды

4 апрельдә “Актай” кафесында якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев исеменнән ифтар ашы уздырылды.

Анда Базарлы Матактагы дүрт мәчеттән, тирә-күрше авыллардан 120 дән артык мөселман катнашты. Хәтта кафе хезмәткәрләренә, килгән бар кунакны сыйдыру өчен, өстәмә өстәлләр, урындыклар урнаштырдылар.


Фоат Вәлиев һәр Рамазан аенда районда берничә авылда ифтар мәҗлесләре үткәрә. Быел шундый изге гамәлнең беренчесе район үзәгендә булды. 


Ифтарда район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев бик мәгънәле вәгазь укыды.  Хәзрәт вәгазен күбрәк аңа мөрәҗәгать итүчеләрдән кергән сорауларга җавап рәвешендә төзелгән иде. Ул сораулар бит күпләрне борчырга мөмкин. 


Иң элек имам-хатыйп җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае белән һәркемне котлады, теләкләрен ирештерде. Ирек хәзрәт ифтар ашлары уздыруның бик күркәм һәм саваплы гамәл булуын әйтеп узды. Пәгамбәребез (с.г.в.) бер хадис-шәрифендә: “Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла”, диелгән. 


Имам-хатыйп ураза тотуның әзер-саваплары турында сөйләде.
–    Алга киткән медицина да ураза тотуның кеше организмы өчен бик файдалы булуын раслый. Ураза аенда адәм баласы үзе дә белмәстән күп кенә чирләреннән котыла. Безнең ашказаны бит көннәр, айлар, еллар буе ризык эшкәртергә мәҗбүр. Ә Рамазан аенда ул берничә сәгать ял итә. Шул сәгатьләрдә кешедән кайбер чирләре китә дә инде, – дип аңлатты Ирек хәзрәт Сәлахиев. 


Имам-хатыйп бүгенге ифтарны оештыручы күркәм эшләре, изге гамәлләре белән безгә яхшы таныш Фоат Вәлиевка һәрбарчабыз исеменнән олуг рәхмәтләрен җиткерде, аның эшләре алга таба да, Аллаһыбыз ярдәме белән, казанышларга ирешсен, гаиләләре, якыннары сәламәтлеккә куанып яшәсен, диде.


Фоат Вәли улы җавап итеп, ифтарга килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул илебезгә тизрәк тынычлык килсен иде дигән теләген әйтте.


–    Рәсәйнең байлыкларына гомер-гомергә чит илләр кызыккан. Тарихны карасак: безгә французлар да, немецлар да сугыш башлап карады. Инде Европа илләре ябырыла. Без фронттагы егетләребезгә сәламәтлек, кыюлык теләп, тизрәк җиңүләргә ирешеп, ил-көнгә тынычлык урнашсын дип телик, – диде Фоат Вәлиев. 


Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов районга күп эшләрдә меценат булган  Фоат Вәливка бар район халкы исменнән җылы рәхмәтләрен җиткерде. Аңа Солтан Пуряев та кушылды:


–    Мин үзем дә, башкалар да Фоат Вәлиевка күп тапкырлар ярдәм сорап бардык. Ул беркайчан кире бармады, гозерләребезне үтәде. Аңа шул ярдәмнәре меңе белән әйләнеп кайтсын, – дип теләде.


Ирек хәзрәт Сәлахиев Коръән сүрәсе укыды, Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов озак яңгыратты. Дога кылгач хөрмә, су белән авыз ачтылар. Аннан күмәк намаз булды. 


Бар кунаклар да тәм-томлы, сыйлы табыннарга чакырылды.
Ифтардан соң күтәренке күңел белән гыйбадәтләрне дәвам итәргә күпләр мәчетләргә китте. Анда тәрафих намазы укылды, вафат булганнарны сикә алып догалар укылды, теләкләр теләнде. Укыган намазларны кабул кыл, Аллаһы Тәгалә, үзенә тапшырылдык, барыбызга да хәерлесен насыйп ит. Амин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев