Габдулла Тукай исемендәге Премия халыкара статус алырга мөмкин
Татарстанда мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә бирелә торган Габдулла Тукай исемендәге Премия халыкара статуска ия булырга мөмкин.
Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте, дип яза Татар-Информ.
"Быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алды. Без Татарстан Рәисенә Габдулла Тукай исемендәге премия халыкара статус алсын дип мөрәҗәгать иттек", - дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев