Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета укучыларыбызның күчемсез милек турындагы сорауларына җаваплар

Газета укучыларыбызның күчемсез милек турындагы сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре җавап бирә.

Сорау: Безнең фатирыбыз техник инвентарьлаштыру бюросында (БТИ) хосусыйлаштыру вакытында, 1998 елга кадәр үк теркәлгән иде. Аны Росреестрда теркәргә кирәкме?
Җавап: Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) мондый хокукларга дәүләт теркәве үткәрү милек иясенең теләге буенча яисә күчемсез милек объекты белән алыш-биреш иткәндә башкарыла.
Мондый күчемсез милек объектларына хокуклар алар Бердәм дәүләт реестрында дәүләт теркәве үтмәгән очракта юридик яктан гамәлдә дип санала. ЕГРНда бу хокукларга дәүләт теркәве үткәрү, федераль законнар белән каралган очраклардан тыш, милек хуҗаларының гаризалары, дәүләт власте органнарыннан һәм нотариуслардан мондый хокуклар барлыкка килү фактын раслаучы мәгълүматлар кергәндә дәүләт регистраторы карары буенча башкарыла.
Сорау: Теркәүдән соң документларны алдым һәм ЕГРН язуларында техник хата булуын күрдем. Аны ничек төзәтергә?
Җавап: "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве" Федераль законының (13.07.2015 ел, №218-ФЗ) 61 маддәсе нигезендә, хокукларны теркәү органы тарафыннан җибәрелгән техник ялгыш (текстны басканда киткән хата, грамматика яисә арифметика хатасы) дәүләт регистраторы карары буенча өч эш көне дәвамында яисә техник хатаны төзәтү турында гариза кергән очракта дәүләт пошлинасы түләмичә башкарыла.
Сорау: Энем фатирымны сатарга һәм мине Әлмәт шәһәренә үз янына алырга тели. Әмма минем фатирымны сатасым килми. Үземнән башка фатирымны сатып җибәрмәсеннәр өчен нәрсә эшләргә икән?
Җавап: Сез шәхсән үзегезнең катнашыгыздан башка фатирыгыз белән нинди дә булса гамәлләр кылуга дәүләт теркәве үткәрү мөмкин булмау хакында гариза яза аласыз. Мондый гариза кабул ителгән көннән соң биш эш көне дәвамында милек иясенең үзеннән башка теркәү мөмкин булмау хакында ЕГРНда язып куела.
Сорау: Әгәр берникадәр вакыттан соң мин үзем фатирымны сатарга теләсәм?
Җавап: ЕГРНда теркәү мөмкин булмау турында гариза хакындагы язу менә мондый очракларда юкка чыгарыла:
-милек иясе гаризасы нигезендә,
-суд карары нигезендә,
-милек иясенең шәхсән үзе катнашында милек белән ниндидер гамәлләр кылуга дәүләт теркәве үткәрү белән бер үк вакытта дәүләт регистраторы карары нигезендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ответы вопрос