Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Якташыбыз Шәһит Гатауллинның яңа китабы чыкты

Заманында “Әлки хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире булып эшләгән Шәһит Гатауллин лаеклы ялда да актив иҗат итә. Бу көннәрдә аның унынчы китабы басылып чыкты.


“Сайланма әсәрләр” дип исемләнгән әлеге күләмле китапка ике роман, бер повесть кергән. Үзенчәлекле һәм бик бай тел белән иҗат итүче каләмдәшебез Шәһит Алпар (әдәби кушаматы) әйтүенә караганда, китапта авылларыбызда яшәгән гаҗәеп кешеләр тормышы сурәтләнгән. 
Редакция журналисты Шәһит Хәбибулла улыннан китап, әсәрләр турындагы үз фикерләре белән кызыксынды. Ул язмабыз киләсе саннарда басылыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев