Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган табибы Ирек Билалов үзенең шигырьләр китабын тәкъдим итте

«Тукталышсыз гомер» – өстәлемдә яткан китап исеме ул, ә авторы – безнеӊ район халкына бик тә таныш, барыбыз да хөрмәт иткән Ирек Билалов.


Яӊа Камка авылында үскән ул. 1977 елда 10 нчы сыйныфны гел “бишле” билгеләренә тәмамлап, Казан дәүләт медицина институтына укырга кергән. Шуңа да  үзешчән шагыйрь төпле белем биргән Ургәгар, Алпар мәктәбе укытучыларын хөрмәт белән искә ала.  
    4 курста укыганда ук ул 15нче шәһәр хастаханәсенә нейрохирургия бүлегенә эшкә урнаша. Ике ел анда эшләү дәверендә алган бик күп күнекмәләр гомере буе ярдәмгә килә. 1982 елда исә, медицина институтын тәмамлап, кулына диплом ала. 


    1983 елда район үзәк хастаханәсенә теш табибы булып эшкә урнаша. Сәнгатьне, спортны яратуы зур коллективта тиз таныта егетне. Дус-тату булып эшлиләр алар. Ирек Билалов район  хастаханәсендә эшләгән чорын бүген дә матур хатирәләр белән искә ала. 
    1996 елда ул Сарман районы хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнә. Чит район булуга карамастан, тырыш, максатчан Ирек әфәнде  коллективныӊ үз кешесенә әйләнә. 


    Ә китапка килгәндә исә, ул бик матур тышлы, анда мәгънәле, ихластан язылган   шигырьләр тупланган. Алар Ирек Нуретдин улыныӊ бала чагын, яшьлеген, хәзергесен чагылдырган фотосурәтләр белән үрелеп бара. Гаиләсе, әти- әнисе, бертуганнары гаиләләре белән төшкән матур сурәтләр китапныӊ эчтәлеген баета. 


    Кереш сүзне ул болай язган: «Шигырь языйм әле дип, мин махсус утырмыйм, бары тик күңел халәтен кәгазь битләренә теркәп кенә барам... Әмма язганнарым ихластан, алар җанымда бөреләнгән уй-теләкләр, күӊелем жимешләре. Шулай сер йомгагым сүтелә, уй-хисләрем кәгазь битләренә күчә». 


Шигырьләрен укыган саен, Ирек абыйга соклануым арта. Туган якны, дөньяны, кешеләрне, табигатьне ярату – шигырьләрендә кызыл җеп булып сызылып бара. Кешеләрне шулкадәр олылаучы, хезмәтне яратучы Ирек абый, шигырьләрегез аша яраттырасыз! Ә бит сезнеӊ шәп теш табибы булуыгызга инде күптән инанган идем. Мин әле башлангыч классларда укучы бала булганда, курка-курка сызлаган тешемне алдырырга барган идем.  Ә сез алмадыгыз, ямадыгыз аны һәм ул теш бүген дә исән. Рәхмәт сезгә, кадерле якташыбыз, уӊышлар юлдаш булсын, иҗатыгыз саекмасын!


Шигырь китабы тәкъдим ителде

   22 мартта районның Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә Ирек Билаловның «Тукталышсыз гомер»  китабын тәкъдим итү кичәсендә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры, шагыйрә, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова катнашты. 


– Укучылар безне Нәүрүз бәйрәме белән каршы алды, гимназия буенча экскурсия ясады, «Оста куллар» күргәзмәсен тәкъдим итте. Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый әсәре буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Белем учагында шагыйрь, язучы Нәби Дәүли исемен мәңгеләштерүче музей эшли. Укучылар татарча, русча, инглизчә Нәби аганың иҗаты белән таныштырды. Тагын шунысы хак: гимназия Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге белән хезмәттәшлек итә. Укучылар үзәктә оештырылган чараларда актив катнаша, – дип, фикерләре белән уртаклашты Флюра Абдуллина.


    Актлар залында бар гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, Татарстанның атказанган табибы дәрәҗәсенә ирешкән, хәзер үзенең клиникасын булдырып, кешеләрне дәвалаучы Ирек Нуретдин улы Билалов турында документаль фильм күрсәтелде. Укучылар язучының шигырьләрен сөйләделәр, аның иҗат тезмәләренә  язылган җырларны башкардылар.


    Ирек Билалов үз чыгышында хезмәт юлы, иҗаты турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде. Яшь буынга бәяләп бетергесез киңәшләрен бирде. Чарада Ирек Нуретдин улының кешеләргә карата ярдәмчел, уңган бакчачы, аш-суга осталыгы булуын да искәрттеләр. Тамашачы соравы буенча ул үзе дә җыр башкарды. Китабын нәшир итүдә ярдәме өчен Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиевага рәхмәтләрен җиткерде.

 

Иҗаты бәяләнде

Ирек Нуретдин улына һәм гимназия директоры Фәридә Яруллинага – Юнеско дөнья мәдәнияте институтының, үзешчән шагыйрьгә шулай ук районыбыз башлыгы Александр Никошин имзалаган, гимназия директоры урынбасары Лилия Әһлиуллина һәм җыр укытучысы Илнур Шаһалиевкә  Әлки районы «Якташлык» җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.  


    Шагыйрә, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова күңелгә үтеп керерлек чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, гимназиягә үзенең китапларын бүләк итте. Шулай ук ике белем учагы директорлары киләчәктә үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында да сөйләште.


Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Мария Платонова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сүрия Вәлиева һәм башкалар үз фикерләрен җиткерде. 
Автор дистәләгән «Тукталышсыз гомер» китабын, районның барлык мәктәп-китапханәләренә таратыр өчен, үзәк китапханәгә бүләк итеп калдырды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев