Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Әнҗерә авылы мәдәният хезмәткәрләре Шәфигуллин Фәнилнең хәлен белгәннәр

hәр елны инвалидлар декадасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нинди дә булса ярдәм күрсәтү, яисә хәлләрен белеп чыгу матур традициягә әйләнде.

Кечкенә генә игътибардан да аларның күңелләре була.

Яңа Әнҗерә авылы мәдәният хезмәткәрләре Шәфигуллин Фәнилнең хәлен белгәннәр. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, йортында булган барлык эшне дә үзе башкара. Уңган, тырыш, тынгысыз гаилә башлыгы ул. Хатыны Гөлнара белән өй тутырып балалар үстерәләр. Хәзер кызлары да кул арасына керә - алар бар эштә дә әти-әниләренең булышчылары.
Яңа Әнҗерә авылы клубында "Яхшылык җирдә ятмый" дигән темага әңгәмә үткәрелгән. Балалар олыларны игътибар белән тыңлаганнар, үзләре дә уй фикерләрен әйтеп әңгәмәдә актив катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев