Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Әнҗерә клубы 400 меңгә якын грант откан

2022 елның апрелендә район мәдәният йортының Яңа Әнҗерә авыл клубы филиалы Мәдәни тәкъдимнәр Президент фондының “Фиксиклар остаханәсе” грантын отты. Грантның гомуми күләме – 399800 сум.

 
Авылда балалар үсеп килә, димәк, аның киләчәге бар. Авыл клубы әзерләгән мәдәни программа, нигездә, балаларны күздә тотып эшләнгән. 
Клуб мөдире Любовь Гобәйдуллина балалар ялын оештыру белән шәгыльләнә. Ә 6-13 яшьлек балалар исә барлыгы 13әү. 
Грант акчасына 13 агачка рәсем төшерү җайланмасы, фанер һәм пирография өчен акрил буяулары сатып алынган. Шулай  ук “Цумами канзаши” дәресләре өчен сәйлән һәм атлас тасмалар да кайтартылган. Шунысы мөһим: ни белән шөгыльләнергә теләүләрен балалар үзләре сайлаган. 
–    Балалар түгәрәкләргә яратып йөри. Мәктәптә укулар тәмамланып, өйгә кайтканнан соң, алар клубта дәресләр башлануын түземсезләнеп көтә. Балалар гына түгел, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр дә шатлана. Чөнки һәр бәйрәмдә дә безгә концерт куялар, берәр тамаша әзерлиләр. Оныкларыбызның үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен күрү безгә бик күңелле. Без Любовь Васильеваның тырышлыгына, иҗадыйлыгына сокланабыз. Балаларыбыз, безнең өчен ул бик күп көчен куя, күңел җылысын бирә. Без дә кичләрен клубка барабыз. Хәтта 92 яшьлек дәү әтиебез дә авыл клубында берәр чара узуын көтеп тора. “Дөньялар тыныч, күгебез аяз, тормышыбыз шатлык-куанычларга бай булсын иде”, – диде Румия Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев