Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Камкада Авыл көне үтте

Күптән түгел Яңа Камкада Авыл көне үтте. Районыбызга, республикага бик үзенчәлекле шәхесләр биргән авылларның берсе ул.

Кешеләр белән арлашканда, кайберәүләрдән: “Яңа Камка авылы бармы әле ул?” кебегрәк сораулар ишетергә туры килгән иде. Яңа Камка, аны халык икенче төрле Мәүләшә дип тә йөртә, бар, яши, киләчәге дә өметле күренә. 

Туган нигезләре шул авылдан булган Билаловлар нәселе биредә бик күңелле халык бәйрәме оештырды. Ирек, Ришат, Ринат авылдашларын әти-әниләре өйләре каршысына җыйды. 

Авылның ватсапта үз группасы бар икән. Шуның аша бөтен республикада, хәтта чит өлкәләрдә яшәүче якташларны очрашуга чакырганнар. Билаловлар бик төпле нәселдән. Ирек Нуретдинович районыбызда теш табибы буларак, макталып эшләгән җиреннән Сарман үзәк хастаханәсенә баш табиб булып чакыртып алынган иде. Хәзер Ирек Билалов табиблык хезмәтен Казанда җитәкче урыннарда дәвам итә. Аның бертуганы Ришат та Казан медицина институтын тәмамлап, табиб була. Ул озак еллар Яңа Чишмә үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфасын башкарды. Хәзер эшмәкәр буларак, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлеген алып бара. 

Кече энеләре Ринат икътисадчы белгечлеге алып, районыбызда җаваплы хезмәтләр башкарды. Хәзер Казанда ул –зур оешмада баш финансчы.  
Авыл көнендә Әлки районының шул асыл егетләренә карата күп мактау сүзләре яңгырады. Алар исә үзләре бик тыйнак, ярдәмчел, кунакчыл егетләр. 
Билаловлар төп нигезләре каршында зур-зур өстәлләр тезеп, ярдәмче хатын-кызлар белән мул табыннар корганнар. Бирегә очрашуга һәр кунак өем-өем ризыклар, тәм-том, хәтта кайнар бәлешкә кадәр пешереп-хәзерләп кайтканнар.

Авыл көненең беренче өлеше бик күңелле башланды. Авылдашлар бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып, берәр кызыклы вакыйганы искә төшереп, рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Менә шундый очрашу мизгелләре күпләрне бирегә магнит кебек тартып кайтара да инде. 

Яңа Камка авылы тарихы бик бай һәм кызыклы. Быел 9 Май – Җиңү көне уңаеннан, биредә митинг сыман очрашу үткән иде. Берничә нәсел туган якларына кайтып, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына куелган обелискка чәчәк бәйләмнәре салганнар иде.  Әлеге очрашуга кайткан авылдашларны Билаловлар туган нигезләрендә табыннар корып кунак иттеләр. Бу мәҗлестә мин Яңа Камка турында үзем өчен күп яңалыклар ишеткән идем. Авылда ике милләт – руслар һәм татарларның яшәве, мәктәптә белем алулары, гаҗәп күптөрле, билгеле шәхесләрнең моннан чыгуы турында әле аерым язылыр.
Авыл көнен исә Базарлы Матакның Мидхәт мәчете имамы Рәшит хәзрәт Гарипов   азан әйтеп башлады. Ринат һәм Ришат Билалов Коръән сүрәләре, аятьләр укыдылар. Ирек Билаловлар исә очрашуны бик мәгънәле итеп алып барды. 

–     Бүгенге авыл чарасына кайткан һәр кешегә рәхмәтләремне белдерәм. Быел алдагы очрашуларда катнаша алмаган якташларыбыз да кайткан. Без читтә яшәсәк тә, авылыбызны кайгыртып, сагынып торабыз. Сәламәтлегебез булганда, шулай очрашырга язсын. Без шунда туып үстек, мәктәбендә укыдык. Бүген инде вафат булган әти-әниләргә, әрвахларга дога кылыйк. Авыл зиратында бик борынгы ташлар бар, без аларны өйрәнеп, үткәнебезнең тарихын белергә тиеш. Авылыбызда акрынлап өйләр саны арта башлады. Үзләре Мәскәүдә яшәсәләр дә, туган нигезләрен яңартып йөрүчеләребез бар. Аларга ияреп, башка нәселләр дә кузгалыр дип өметләнәбез. Авылыбыз искиткеч матур урында урнашкан. Ул суы дисеңме, урманнары, болыннары...  Ә Яңа Камкадан бөтен илгә исемнәре билгеле булган кешеләр чыккан. Алар: Япония илчелегендә эшләүчеләр, дөнья кубогы алган спортчылар, язучылар, дәвалаучылар, орденлы комбайнчылар...  Авылда яшәгән нәселләрнең геннары көчле,  сулары шифалы, җире сихәтле дигән сүз. Безгә шундый авылыбыз белән горурланып, аның үткәнен өйрәнеп, киләчәген кайгыртып яшәү кирәк, – диде Ирек Нуретдинович. 

Авыл тарихы белән таныштыру өчен, сүз шул җирдә гомер итүче иң өлкән кеше Азат Гыйльметдиновка бирелде. 

–     Безнең Мәүләшәдә 1938 елдан алып, 1980 елга кадәр шунда туып, мәктәбендә белем алган 92 кешене барладым. Шуның 50се –  Татарстанда, 22 се – Әлки җирендә, 9 кеше Россия шәһәрләрендә яшиләр. Кызганыч, Авыл көненә аларның бик азы кайткан, – диде Азат абый. 

Сүзне Яңа Камкада туып-үскән, заманында авылның бик оста гармунчысы булган, җор телле Ислам ага Габидуллин дәвам итте. 

–     Без бүген Билаловлар нигезендә рәхәтләнеп аралашып утырабыз. Оештыручыларга олы рәхмәтне җиткерәбез. Бу йортта Нуретдин әзи, Факилә апа яшәделәр. Бик изге күңелле кешеләр иде. Аларның якты эшләрен балалары дәвам итә. Алар бит биредә мәҗлесләр корып, очрашулар оештырып кына калмый, туган нигездәге йортларын курчак өе кебек яңартып, авылга ямь биреп торырлык матурайталар. Һәр елны зиратыбызга кайтып, өмәләр оештыралар. Бу бик күркәм эшләре өчен, аерым рәхмәт. Зиратыбыз берара начар хәлдә иде бит. Мин олы яшьтә, шундый егетләребез булганда, күңелем тыныч: зиратыз да, авылыбыз да ташландык хәлдә калмас, – диде өлкән яшьтәге Ислам абый. 

2019 елда Яңа Камканың җәмәгать Советы төзелгән булган. 5 кешедән торган Совет 5 ел эшли. Аның җитәкчесе итеп Ришат Билалов сайланган. Ришат Нуретдинович Совет исеменнән Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкъбәровка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

–     Фәргать Әсхәт улы авылыбызны бик кайгырта. Биредә һәрвакыт юл бар.  Кичен утлары яна. Суга өзеклек юк. Без бирегә шатланып кайтып йөрибез. Рәхмәт аңа, – диде Ришат Нуретдинович.

Бүләкләр күп хәзерләнгән иде. Аның берсен Рифкать Билдановка тапшырдылар. Рифкать ул – Яр Чаллыда яши. Районыбыз патриоты. Районга олы бәйрәмнәргә кайтып, үзенең профессиональ фотоаппараты белән эшли. Аның югары дәрәҗәдә төшерелгән фотолары “Әлки хәбәрләре” газетасында да басылганы бар. Бик туган як җанлы кеше. Авылы өчен җан атып йөрүче ул. 

Авыл көненә район сәнгать осталары да килгән иде. Гөлия Яруллина җитәкчелегендәге артистларыбыз бәйрәмне җыр-моңга күмделәр. Аннан төрле уеннар, ярышлар башланды. 

Районыбызда Авыл көннәре үтеп тора. Ә менә шундый кечкенә авылларда ул тагын ихлас, эчтәлекле, туганнарча мөгамәләдә килеп чыга. Гомумән, кече авыл халкы миңа бердәмрәк, татурак, аралашыбрак яши сыман. Яңа Камка Авыл көненә килеп, мин шуңа тагын бер кат инанып киттем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев