Илебез аякка бассын өчен без көчебезне кызганмадык. ФОТО
Яңалыклар

Илебез аякка бассын өчен без көчебезне кызганмадык. ФОТО

Ил язмышы хәл ителгән дәһшәтле көннәрдә фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан өлкәннәребезне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

– Бөек Җиңү көненнән соң 73 ел узды. Куәтле танклар, орудиеләр белән ко­ралланган күп мил­лионлы фашист ар­миясен җиңү өчен илебез халкына нинди зур сынаулар белән очрашырга, югалту­лар кичерергә туры килүен күз алдына китерү дә авыр. Әмма совет солдатларының ныклыгы, халыкның җиңелмәс рухы фа­шист илбасарлары­на җиребезне яулап алырга ирек бирми. Хөрмәтле ветеранна­рыбыз! Сез дә тыл­да көнне төнгә ялгап хезмәт итеп, Кызыл Армиянең данлы җиңүенә бәяләп бе­тергесез өлешегезне керткәнсез. Сезнең фидакарьлегегез ал­дында без бүген баш иябез. Алда торган бөек бәйрәм белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм,–диде Александр Никошин.

Митингта катнашу­чыларны район вете­раннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин да җылы тәбрикләде.

Тыл хезмәтчәне Ираида Казнованың чыгышы да дулкын­ландыргыч яңгырады.

–Бүгенге яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Ва­танны яратуыгызны, аңа тугрылыклы бу­луыгызны телисем килә. Авыр сугыш ел­ларында без, бернигә карамастан, укыдык та, тырышып хезмәт тә иттек. Сугыштан соң халык хуҗалыгын җимерекләрдән тор­гызырга кирәк иде. Илебез аякка бассын өчен без көчебезне к ы з г а н м а д ы к . Егетләр һәм кызлар, туган илебезне та­гын да көчлерәк һәм куәтлерәк итү сезнең кулда, моның өчен ба­рын да эшләгез!–диде ветеран.

Мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар башкаруын­да рус һәм татар телләрендәге су­гыш чоры җырлары тантананы тагын да эчтәлеклерәк итте.

Чара азагында уку­чылар һәм яшьләр Тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


Нет комментариев