Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Җиңүнең 80 еллыгына ветераннарга нинди түләүләр каралган?

Ел саен ветераннар саны кими бара. Бүгенге көндә районда 63 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Болар: 1 – Бөек Ватан сугышында катнашучы, 52 – тыл хезмәтчәне, 4 – тол хатын һәм 2 категориягә (тол хатын һәм тыл хезмәтчәне) ия булган 6 кеше.


Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы нигезендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале булдырылды. Районга 67 медаль алынды, шуның 63е – турыдан-туры ветераннарга, 4се туганнарына тапшырылды.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә каралган: 
1.    Бөек Ватан сугышы инвалидларына: 80 000 (РФ) – 50 000 (ТР).
2.    “Ветераннар турында” ФЗ нигезендә:
-Бөек Ватан сугышында катнашучыларга: 80 000 (РФ) – 50 000 (ТР);
 -Тыл хезмәтчәннәренә: 55 000 (РФ) – 10 000 (ТР).
3.    Һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына: 80 000 (РФ) – 10 000 (ТР)
Ветераннарга социаль ярдәм чаралары: 
- ТКХ өчен түләүгә 50% субсидия-ташлама;
-  протезлар һәм протезлы-ортопедик әйберләр белән тәэмин итү;
 - шәһәр яны су транспортында йөрүгә 50% ташлама;
- сәламәтлегенә килгән зыянны каплау өчен, шул исәптән Бөек Ватан сугышы инвалидларына айлык акчалата компенсация. 
Тыл хезмәтчәннәре өчен:
 - бер тапкыр түләү (2025 елда – 939 сум); 
 - түләүсез теш протезлары һәм колак протезлары ясау.
Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны, медицина оешмаларына диспансеризация узуга китерү өчен, транспорт белән тәэмин итү дә оештырыла. 
Моннан тыш Социаль яклау бүлеге гражданнардан социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык турында гариза һәм бу мохтаҗлыкны тану турында карар кабул итә.

Надежда Гнеденкова, ТР ның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлки районы бүлеге җитәкчесе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев